Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

70 еллыкка - алмагачлар аллеясы

Быел илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә.

Безнең Бакырчы авылы да бу чарада бик теләп катнаша, ләкин, ни кызганыч, авылыбызда бер генә Бөек Ватан сугышы ветераны да калмады.Тыл ветераннары да елдан-ел азая бара. Бакырчы мәчетенә йөрүче бабайларыбызның күбесе сугыш чоры балалары. Менә шушы юбилейлы бәйрәмне каршы алганда мәчеткә йөрүчеләрдән истәлек булып калсын диеп, мәчет каршындагы буш торучы урынны бакча ясап, 22 нче апрель көнне алар алмагач утыртты. «Бөек Җиңүнең 70 еллыгына алмагачлар аллеясы булсын әле, алмалары өлгереп, алма ашаганда безне искә алырлар» - диеп көлеште бабайлар.

Раилә Хафизова,

Акъегет урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев