Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

668 чакыру! Ашыгыч ярдәм хезмәтенең бер атналык эше

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 668 чакыру кабул итеп алган.

Төзүчеләр проспектында 38 яшьлек исерек ирне кыйнаганнар. Аның баш мие селкенгән. Зыян күрүчене травмпунктка китергәннәр.
Комаров урамында 35 яшьлек ир 5нче каттан сикергән. Медиклар килеп җиткәнче ул алган җәрәхәтләреннән җан-тәслим кылган.
Комаров урамында кан тамырын кискән 27 яшьлек исерек егет янына чакыру алынган. Аны травмпункткка китергәннәр.
Засорин урамында күршеләре кулыннан зыян күргән 35 яшьлек исерек иргә ярдәм күрсәтелгән.
Медикларны төн уртасында Гоголь урамындагы йорт подъездына чакыртып алганнар. Анда билгесез сәбәптән утырган килеш үлгән ир табылган.
Шизофрения белән авыручы 59 яшьлек хатын шайтаннар куам дип үзенең күкрәгенә һәм корсагына пычак кадаган. Аңа ашыгыч ярдәм күрсәтелгән.
Әйшәдә 2 яшьлек бала банан ашап тыгылган, ярдәм килеп җиткәнче бала үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев