Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

600дән артык татарстанлы вакытыннан алда пенсиягә чыкты

Белә идегезме? 2019 елдан картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгу мөмкинлеге булды.

Моның өчен граж даннарның иминият стажы ир-атларның – 42 елдан, хатын-кызларның 37 елдан да ким булмас ка, ир-атларга – 60, ә хатын-кызларга 55 яшь тулган булырга тиеш. Шулай булганда, алар яңа пенсия яшеннән 2 елга алданрак чыга ала.

Шуны да бил геләргә кирәк, бу очракта стажга эш һәм вакытлыча эшкә яраксызлык (больничный) чоры гына кертелә. Ә менә бала карау һәм армиядә хезмәт итү еллары, вакытыннан алда пенсиягә хокук бирүче озак вакытлы иминият стажына кертелми.

Әмма бу һәм башка чорлар (мәсәлән, эшкә сәләтсез затны карау, контракт буенча хәрби хезмәт үтү, хәрби хезмәткәрнең ире яисә хатынының эшкә урнашу мөмкин булмаган урында яшәве) пенсия коэффициентларында бәяләнә һәм пенсия күләмен билгеләгәндә иминият стажына кер телә.

Пенсияне гомуми нигезләрдә, ягъни вакытыннан алда билгеләгәндә, армиядә хезмәт итү, бала яки эшкә сәләтсез гражданинны карау, хәрби хезмәткәрнең ире яисә хатынынң эшкә урнашу мөмкин булмаган урында яшәве – боларның барысы да стажга кертелә һәм пенсия күләмен билгеләгәндә исәпкә алына. Шуңа күрә пенсиягә чыкканда бу чорларны гражданнар берничек тә югалтмый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев