Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

351 берәмлек медаль өчен

Казанда киләсе җәйнең июль аенда узачак Студентларның Бөтендөнья Универсиадасында спортчылар 351 берәмлек медаль өчен көч сынашачак. «Казан-2013» башкарма дирекциясенең баш консультанты Ранко Тепавчевич белдергәнчә, медальләр саны 2012 елда Лондонда булган Олимпия уеннарындагыдан 50 берәмлеккә күбрәк. Татарстан башкаласындагы Универсиада Студентлар Спортының Халыкара Федерациясе (FISU) тарихында иң колачлысы буларак елъязмага теркәләчәк. Спортның...

Казанда киләсе җәйнең июль аенда узачак Студентларның Бөтендөнья Универсиадасында спортчылар 351 берәмлек медаль өчен көч сынашачак.
«Казан-2013» башкарма дирекциясенең баш консультанты Ранко Тепавчевич белдергәнчә, медальләр саны 2012 елда Лондонда булган Олимпия уеннарындагыдан 50 берәмлеккә күбрәк.
Татарстан башкаласындагы Универсиада Студентлар Спортының Халыкара Федерациясе (FISU) тарихында иң колачлысы буларак елъязмага теркәләчәк. Спортның 27 төреннән ярышларны берьюлы әле бер генә шәһәр дә үткәрмәгән. Җанатарларны һәм телевизион тапшырулар тамашачыларын исәпкә алып, уеннар көннәргә бертигез сандарак бүленгән. Казанның кайбер корылмалары спортның берничә төреннән уеннар оештыру мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, Спортның су төрләре сараенда йөзү, синхрон йөзү, суга сикерү бәйгесе планлаштырылса, Спортның ишү төрләре үзәгендә байдаркада һәм каноэда, академик ишү һәм ачык суда йөзү ярышлары булачак.
Спорт программасы - Универсиаданың йөрәге. Фәкать бәйгеләрне оештыруда гына да меңнән артык белгеч катнашачак. Кадрлар әзерләү дәвам итә. Алар соңыннан да резервта торачак, чөнки алда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм Конфедерация Кубогы көтә.
Казандагы Универсиадада катнашу өчен АКШ, Япония һәм Кытайның рекордлы санда спортчылар җибәрергә җыенуы мәгълүм. Чит илләрдән 831 хөкемдар һәм рефери киләчәк, моның өстенә тагын 1500дән артык җирле хөкемдар эшләячәк. Узган ел Универсиада корылмаларында спортның 12 төреннән халыкара тест, ягъни ияләшү ярышлары үткәреп каралды. Генераль репетиция рәвешендә, июнь ае ахырында, спортның 19 төреннән берьюлы ярышлар оештырылачак. Аңа, нәкъ Универсиаданың бер көнендәге ярышлардагы кебек, 7-8 мең кеше җәлеп ителәчәк. Универсиада авылы, җәмәгать туклануы предприятиеләре, коммуникация, транспорт һәм башка тармаклар шулай ук чынбарлыктагыча сынау узачаклар. Гомумән, бөтен тырышлык һәм җаваплылык Универсиаданы югары дәрәҗәдә үткәрүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X