Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

30 яшькә кадәр ике бала тапкан әниләрне «бүләкләргә» җыеналар

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 30 яшькә кадәр ике бала тапкан яшь әниләр өчен өстәмә кызыксындыру чаралары булырга тиеш, дип саный.

Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткерде. "Хәзер иң зур проблема, минемчә, бездә беренче тапкыр бала табучы хатын-кызларның яше арта бара, - дигән министр. - Безгә ниндидер кызыксындыру чаралары уйлап табарга кирәк. Ике бала табу ана капиталына гына бәйле булырга түгел, ә яшь тә исәпкә алынырга тиештер".

Аның сүзләренчә, хатын-кызның 30 яшьтән соң бала табуы начар түгел. "Ләкин гаиләдә өченче-дүртенче бала туу мөмкинлеген күзалласак, әни кешенең сәламәтлеген кайгыртсак, беренче ике баланы хатын-кыз 30 яшькә кадәр тапса яхшы", - дигән ул.

Чыганак - Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев