Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

3 миллионнан артык татарстанлы санлы эфир ТВ карый алачак

Республикада санлы эфир телевизион тапшырулар челтәре төзелеше тәмам һәм «Татарстан» ДТРКсын FM диапазонында яңгыратуга әзерлек бара.

2015 ел нәтиҗәләренә караганда, инде 3 миллионнан артык татарстанлының сыйфатлы санлы эфир телевидениесен карау мөмкинлеге булган. Моннан тыш, республикада «Татарстан» ДТРКсын FM диапазонында ишеттерүгә күчү буенча масштаблы эш алып барыла. Бүген безнең ФГУП «Россия телевизион һәм радио тапшырулар челтәре»нең «ТР Республика радиотелевизион тапшырулар үзәге» филиалы директоры Владимир Якимов белән аралашырга мөмкинлек бар.
- Россия телевизион һәм радио тапшырулар челтәренә 15 ел. Шул аралыкта тормышка ашкан проектларның кайсын иң әһәмиятле дип саныйсыз?
- Россия телерадио челтәре - санлы телевидениенең үсешендә һәм FM диапазонында радио тапшыруга күчүендә турыдан-туры катнаша. Безнең РТПЦ оешмасы Татарстан республикасында аның филиалы булып тора. РТРС - барлык кеше карый алырлык мәҗбүри гомумроссия санлы телеканалларны эфирда тарату буенча бердәм дәүләт операторы. Бүгенге көндә РТРС эфир челтәрендә 16,5 мең тапшыру җайланмасы бар. Шул исәптән 14 мең телевизион һәм 2,5 мең радио тапшыргычлар, Мәскәүдәге Останкино телебашнясын да кертеп, 8 меңнән артык антенна-мачталы корылма гамәлдә. РТРСта 17 меңнән артык хезмәткәр эшли, шулардан 300гә якыны безнең филиалда. Татарстан республикасында санлы тапшыруларның 1нче мультиплексы 98,6% халыкны үз колачына алса, икенчесе - 78,1%. Санлы челтәр төзелеше DVB-Т2 стандартында алып барыла. Бу стандарттагы беренче тапшыргыч Россиядә беренчеләрдән булып Казанда эшли башлады.
- Владимир Николаевич, әйдәгез, радио турында сөйләшеп алыйк әле. Радиотапшыруны FM диапозонына күчерү нигә кирәк?
- Хәзерге вакытта барыбызның да радиоприемниклары чит илдә эшләнгән. «Татарсан» ДТРК тапшырулары барган ультра кыска дулкын диапазонының аскы өлеше аларның күбесендә юк. Шуңа күрә, безнең инициатива белән, әлеге проект тормышка ашырыла башлады. Нәтиҗәдә, сыйфат һәм тапшырулар киңлеге яхшырачак. Һәр радио тыңлаучы, шул исәптән автосөючеләр дә, мәшәкатьләрсез генә яраткан радио дулкынын көйли алачак.
Тулырак - газетаның 55нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X