Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2015 елның 1 гыйнварыннан бәяләр арта, диләр

Без инде һәр яңа ел башында бәяләр артуга өйрәнеп киләбез бугай. Торак-коммуналь хуҗалыкка булсынмы ул, азык-төлеккәме, бераз шаулап алабыз да, тынычланабыз. Быел исә хәл башка, җәмәгать. Әле Кәҗә елына аяк та басырга өлгермәдек, ул безгә мөгезләрен күрсәтә башлады инде. Берәүгә дә сер түгел, яңа елдан бәяләрнең кабат артуы көтеләчәк. Интернеттан...

Без инде һәр яңа ел башында бәяләр артуга өйрәнеп киләбез бугай. Торак-коммуналь хуҗалыкка булсынмы ул, азык-төлеккәме, бераз шаулап алабыз да, тынычланабыз. Быел исә хәл башка, җәмәгать. Әле Кәҗә елына аяк та басырга өлгермәдек, ул безгә мөгезләрен күрсәтә башлады инде.
Берәүгә дә сер түгел, яңа елдан бәяләрнең кабат артуы көтеләчәк. Интернеттан алынган мәгълүматларга күз салсаң, иң әүвәл нәрсәгә бәя күтәрелүен, ә нәрсәнең элеккеге позициядә калуын күрергә мөмкин. Чит илдән кергән товарның артуы, белгәнебезчә, турыдан-туры валютага бәйле. Шуңа да Россия территориясендә товар кыйммәтләнә, ди экспертлар. 5 йә булмаса 25%ка бәя артуны нормаль күренеш дип санаргамы, монысы инде икенче сорау.
- Хәзер бәяләр берникадәр тизлек белән арта. Беребез дә 1 гыйнварда нинди илдә уянасыбызны һәм алдагы кышта бәяләр белән ни буласын белмибез, - дип аңлата аналитиклар.

Автомобиль
Валюта базарындагы тотрыксызлык машиналарга бәя артуны китерде. Шунысы кызык, юк, кызганыч, чит илнеке генә түгел, ә үзебездә җитештерелгәне дә артты. Яңа елдан «АВТОВАЗ» продукциясенә бәя - 8, ә чит ил маркаларына 20 %ка үсәчәк. Чагыштырмача сизелерлек сумма булачак бу.
- Уртача алганда яңа машина 340 мең тора икән, яңа елдан ул 27 меңгә кыйм­мәтрәк булачак, дип сөйли Казандагы бер автосалонның сату буенча директоры Александр Рузумов.

Дару һәм косметика
Чит илдән кергән даруларга һәм бизәнү әйберләренә шулай ук доллар үсү басым ясаячак. Монда исә экспертлар бәя 7-15%ка артыр ди. Тик Росздравнадзор идарәсендә белдерүләренчә, сәламәтлек өчен иң кирәкле препаратларга бәяне дәүләт контрольдә тота. Һәм кискен арту булырга тиеш түгел. Шулай ук тагын бер мөһим нәрсәне истән чыгармаска кирәк: товарга бәя күтәрелүнең төп сәбәбе - сатып алучының ажиотаж ясавы.

Кием-салым
Экспертлар традицион гыйнвар ташламаларын көтмәскә куша. Кибетләрдә сатучыларның кереме кимеде һәм мондый шартларда ташламалы бәядән сату оештыру файдалы түгел. Бигрәк тә бәя күтәрелүне гыйнвар ахырында, кибетләргә яңа коллекция кайтканда көтәргә кирәк. Шунысы тынычландыра: бәяләрнең үзгәрүе аеруча Евросоюздан кергән билгеле брендларга кагыла. Димәк, евро зонасында җитештерелгән товарларга. Ә кайбер маркалар, сатып алучыны җәлеп итү максатыннан, яңа ел алды ташламаларын оештырачак.

Техника
Apple продукциясенә бәя күтәрелү инде декабрь аенда ук кагылды. 25%ка артты ул. Акрынлап электроника кибетләрендә дә бәя арта. Монда исә җитештерүчесенә карап, 5-25%ка күтәрелер дип көтелә. Әлегә күп кибетләрдә, компания алдан бик күп товар сатып алганга, элеккеге бәя саклана.

Хезмәт күрсәтү
Хезмәт күрсәтүгә дә бәя артачак. Медицина, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт өлкәсендә бәяләргә үзгәреш көтелә. Мәсәлән, плацкарт вагонда барган өчен билет 10 %ка кыйммәтрәк булыр­га мөмкин.
***
Ноябрь аенда авылга телевизор алыр­га дип озак эзләндек. Бер барабыз кибеткә бертөрле бәя, икенче юлы килсәк, икенче. Әлбәттә, кыйммәтләнгән иде.Озак уйланып, эзләнеп йөрсәң, шул була инде ул.
Алия Гаязова
әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев