Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2014 ел нәтиҗәләре

Июнь 7 июнь көнне Яшел Үзән Сабантуйга җыелды. Аръяк халкы 8 июньдә Норлатта Сабантуен олылап бәйрәм итте. Икесендә дә Фирдүс Зәйнуллин батыр калды һәм бүләккә калада - машина, аръякта мини трактор алды. Норлат участок дәваханәсенең баш табибы Илсөяр Таһирова Татарстан буенча үткәрелгән «Ак чәчәкләр-2014» бәйгесендә җиңү яулады. Уңган табиб «УАЗ»...

Июнь

  • 7 июнь көнне Яшел Үзән Сабантуйга җыелды. Аръяк халкы 8 июньдә Норлатта Сабантуен олылап бәйрәм итте. Икесендә дә Фирдүс Зәйнуллин батыр калды һәм бүләккә калада - машина, аръякта мини трактор алды.
  • Норлат участок дәваханәсенең баш табибы Илсөяр Таһирова Татарстан буенча үткәрелгән «Ак чәчәкләр-2014» бәйгесендә җиңү яулады. Уңган табиб «УАЗ» машинасы белән бүләкләнде.
  • Район авылларында референдум үткәрелде. Халык җыелып самообложение мәсьәләсен хәл итте.
  • 26 июньдә районыбызның Осиново авыл җирлегеннән узучы «М-7» олы юлы буенда «Сәфәр» мәчете ачылды. Яңа мәчетне Илшат Бикмуллин төзетте.

Июль

  • 1 июль кичендә Мирныйның «Тынычлык» мәчетендә изге Рамазан ае хөрмәтенә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Күркәм чарада 400гә якын мөселман кардәшләребез катнашты.
  • Норлат балалар йортында Ураза уңаеннан Казан яшьләр театры спектакль куйды.
  • 21 июльдә Норлатта чыккан янгында ике сабыйның гомере өзелде.
  • 27 июльдә Яшел Үзән РФ Хәрби-Диңгез флоты көнен бәйрәм итте. Бәйрәм алдыннан «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятендә яңа корабльгә нигез салу тантанасы булды. Төзеләчәк корабль «Дмитрий Рогачев» исемен йөртәчәк.
  • 31 июльдә Олы Шырдан авыл җирлеге башлыгы итеп Рәис Ринат улы Кәримов билгеләнде.
  • Норлат авылы мәдәният йорты Татарс­тан буенча үткәрелгән бәйгедә җиңеп 100 мең сум акчалата бүләк алды.

Август

  • 15 август көнне Габдулла Тукайның Казанда һәм Арчада яшәүче туганнары Бәчектә җыелып очрашу үткәрде. Шагыйрьнең якын туганнарының берсе - Бибисаҗидә апаның оныгы Әнисә Зәбированы күрергә насыйп булды.
  • 30 август көнне Яшел Үзәндә үткәрелгән шәһәр көне бәйрәмендә уңганнары да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев