Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

18.00 сәгатькә 72,52 процент сайлаучы тавыш бирде

Кичке сәгать 6га Татарстанда 2 миллион 107 мең 172 кеше тавыш биргән, бу - бөтен сайлаучыларның 72,52 проценты дигән сүз.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова хәбәр иткәнчә, сәгать кичке 6га Татарстандагы 2802 сайлау участогының 250сендә сайлаулар 100 процентка төгәлләнгән. Әмма, әлбәттә, алар закон буенча, сайлау тартмасына салынган бюллетеньнәрне бары тик сәгать кичке 8 җиткәч кенә карый алачак. Сайлаулар барышында алдынгылар рәтендә, элеккегечә - Кайбыч (98,8 процент), Әтнә (93,4 процент), Чирмешән (94 процент) районнары (һ.б.) тора.

- Бюллетеньнәрне санау сәгать кичке 8дә башлана, ләкин әгәр сайлау комиссиясе хезмәткәрләре сайлаучыларның өенә чыгып киткән булса, аларның кайтканын көтәчәкләр. Шуннан соң сайлауларда катнашучыларның санын исәпләгәч, бюллетеньнәрне санарга керешергә ярый. Иң элек Татарстан Президенты өчен, аннан соң муниципаль берәмлекләргә депутат булып сайланучыларга бирелгән тавышларны санаячаклар. Тулы нәтиҗәләр иртәгә иртәнге якта гына билгеле булачак, - ди Надежда Борисова.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев