Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

17 нче мәктәп ишегалдында СССР Герое Николай Андреевич Катинның туган көненә багышланган митинг узды

Яшел Үзән станциясендәге 17 нче мәктәп ишегалдында, 1945 елның апрелендә Кёнигсбергны штурмлаганда батырларча һәлак булган Советлар Союзы Герое Николай Андреевич Катинның туган көненә багышланган митинг узды.

Тантаналы чара барышында Яшел Үзәннең иң өлкән уку йортларының берсе фасадында якташыбыз хөрмәтенә мемориаль такта ачылды һәм яшь армияче отрядына байрак тапшырылды.

Митингта Николай Катинның бертуганының кызы Татьяна Никитина, Үзәк хәрби округның Берләштерелгән стратегик командованиесе инспекторы Юрий Королёв, Яшел Үзән хәрби комиссариаты һәм "Юнармия" балалар-яшүсмерләр патриотик хәрәкәтенең республика бүлеге вәкилләре катнашты һәм чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев