Кичә ЮХИДИ хезмәткәрләре Татарстанда исерек хәлдә руль артына утырган 26 машина йөртүчене тоткарлаган. Юл йөрү кагыйдәсен бозып, рөхсәт ителмәгән урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 66, балаларны махсус креслога утыртмауның - 62, куркынычсызлык каешы эләктермәүнең 543 очрагы ачыкланган.
17 кеше үлемендә кем гаепле?
Июль аеның икенче атнасына аяк бастык.
Әмма инде 11 көн эчендә республика юлларында 17 кешенең гомере өзелгән. Юл-транспорт вакыйгаларында тагын 194 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Барлыгы 151 ДТП булган.
Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев