Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

17 - 23 февральдә янгын сүндерүчеләр 15 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 8е ялган булган. 3 янгын очрагы теркәлгән.

Садовый бистәсенең Кирпичная урамында мунча янган. Сәбәбе – электр җиһазыннан файдаланган вакытта кагый дә үтәмәү.
Карамалы Тауның Беренче Май урамындагы хуҗалыкта чарлакка ут капкан. Янгынның электр җиһазыннан чыккан булуы ихтимал.

02 Эчке эшләр бүлегендә 63 җинаять теркәлгән. Шуларның 47се – шәһәрдә, 16сы районда булган. 22 җинаять ачылган. 19ы – «кайнар эздән». 1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу очрагы, 
3 талау, 36 урлау, 2 тапкыр транспорт чарасын урлап алып китү, 1 корал табу, 14 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 факт теркәлгән.
Норлат авылыннан үзәк район дәваханәсенә баш мие җәрәхәте белән элек хөкемдә булган 63 яшьлек ирне китергәннәр. Икенче көнне зыян күрүче үлгән.
Заикин урамында 48 яшьлек ирне кыйнаганнар, телефонын һәм банк картасын талап алмакчы булганнар. Моны элек хөкемдә булган 35 һәм 37 яшьлек ике яшел үзәнле кылган.
Карамалы Тауда яшәүче 48 яшьлек ирнең банк картасыннан билгесез кеше 19 мең сум акчасын алган.
65 яшьлек яшел үзәнленең банк картасыннан 6500 сум акчасы урлану буенча Чувашия республикасында яшәүче 49 яшьлек ир шик астына алынган.
63 яшьлек хатын-кыз, банк хезмәткәре, дип шалтыраткан ялганчыга ышанып, картасыннан 10 мең сум акчасын алдырган.
44 яшьлек яшел үзәнленең дә банк картасыннан мошенниклык юлы белән 30 мең сумы урланган.
23 яшьлек яшел үзәнле сайт аша сәгать сатып алырга булган. Нәтиҗәдә, 10150 сум акчасыннан колак каккан. 
Васильевоның Праздничная урамыннан 26 яшьлек ирнең «ВАЗ-21099» автомобилен урлап киткәннәр. Моны элек хөкемдә булган, беркайда да эшләмәүче 17 яшьлек яшүсмер кылган.
Чүрчиле авылында яшәүче 48 яшьлек ирдә револьвер табып алынган.
Васильевоның Солнечная урамында беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 32 яшьлек ирдә наркотик матдә табылган.
Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында полицейскийлар «Рено Логан» автомобилен тикшерү өчен туктаткан. Нәтиҗәдә, 27 яшьлек васильеволыда һәм беркайда да эшләмәүче элек хөкемдә булган 35 яшьлек пассажирда наркотик матдә табып алынган. 

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1274 чакыру кабул итеп алган. Шуларның 826сы – шәһәрдән, 448е – районнан. 480 кешене госпитализацияләгәннәр. 355е – шәһәрдән, 125е – районнан.
Медикларны К.Маркс урамына билгесез кешеләр кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән 47 яшьлек ир янына чакыртканнар. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Столичная урамында баш мие җәрәхәтләнгән, билгесез агулы матдә белән агуланган 20 яшьлек егеткә ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
К.Маркс урамында баш мие җәрәхәтләнгән 35 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган. Зыян күрүчене травматология бүлегенә алып килгәннәр.
Васильевода күкрәгенә пычак кадалган 20 яшьлек исерек егеткә ярдәм күрсәтелеп, хирургия бүлегенә китерелгән.
Комаров урамында иптәш хатыны кыйнаудан зыян килгән 39 яшьлек исерек хатынга ярдәм таләп ителгән. 
Декабристлар урамында тәненә пычак кадалган 26 яшьлек иргә медиклар ашыгыч ярдәм күрсәткән. Зыян күрүчене хирургия бүлегенә китергәннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев