Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

16 яшьлек кыз туеннан соң. берничә көн узгач үлә

Әзербайҗанның Масаллы районында балигъ булмаган кыз кияүгә чыкканнан соң берничә көн узгач вафат була. Report мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, кызның гәүдәсе суд-медэкспертизага бирелгән.

Район прокуратурасы тиешле тикшерү үткәрә. 
"Процесска шулай ук юристлар һәм психологлар җәлеп ителде. Тикшерү нәтиҗәләре турында һәрьяклап мәгълүмат биреләчәк ", - диделәр Кавказ арты республикасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар проблемалары буенча дәүләт комитетында. 
Әзәрбәйҗан Республикасы законнары һәм халыкара конвенцияләр нигезендә, аерым алганда 1989 елгы бала хокуклары турындагы конвенцияләр, балигъ булмаганнарга (18 яшь) никахлашу тыела. 
Үлгән кыз моннан ике атна элек кенә Әзербайҗанның Хошчобанлы авылында яшәүче (Имишлин районы) егеткә кияүгә чыккан була.

Иллюстрация: oxu.az
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев