Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

16 яшьлек исерек йөртүче аркасында велосипедтагы бала үлгән

Юл-транспорт һәлакәте 29 май кичендә Лаеш районы "Титан" бакчачылык ширкәте биләмәсендә булган. 20:15 сәгатьләр тирәсендә 16 яшьлек егет идарә итүендәге "Хонда Цивик" автомобиле велосипедта баручы 2006 елгы баланы бәрдерә.

Алган тән җәрәхәтләреннән, бала аңына килә алмыйча җан бирә.

Беренчел фаразлар буенча, машина йөртүче Юл йөрү кагыйдәсенең 2.7 һәм 10.1 нче бүлекләрен бозган - исерек хәлдә рул артына утырган, тиешле тизлек режимын сакламаган.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, велосипедта баручы бала да кагыйдәләрне бозып хәрәкәт иткән. Төгәлрәк әйткәндә, машина юлында хәрәкәт иткән. Ә Юл йөрү кагыйдәсенең 24.3 нче бүлеге буенча, 7-14 яшьлек балаларга җәяүле, велосипед, велосипед һәм җәяүле юлы, шулай ук торак зоналар буйлап кына йөрергә рөхсәт ителә.

Лаешта булган һәлакәтнең шаһитлары машина йөртүчене хөкемсез-нисез җәзалап ташлый язган.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев