Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

16 ноябрь – юл корбаннарын искә алу көне

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә, башка илләрдәге кебек, без юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алабыз. Ноябрьнең өченче якшәмбесе, ООН Генераль Ассамблеясенең 2005 елның 26 октябрендәге резолюциясе буенча, Бөтендөнья ДТП корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә. Быел әлеге дата 16 ноябрьгә туры килә. Бу көн иң кайгылы көннәрнең берсе булып...

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә, башка илләрдәге кебек, без юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алабыз.
Ноябрьнең өченче якшәмбесе, ООН Генераль Ассамблеясенең 2005 елның 26 октябрендәге резолюциясе буенча, Бөтендөнья ДТП корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә. Быел әлеге дата 16 ноябрьгә туры килә. Бу көн иң кайгылы көннәрнең берсе булып исәпләнә.
Ел саен дөньяда ДТПлар чыгып, 260меңнән артык кешенең гомере өзелә, 10 миллионга якын кеше имгәнеп, инвалид булып кала. Кыскасы, дөнья картасыннан ел саен бер шәһәр юкка чыга.
-Яшел Үзәндә 2014 елның 10 аенда 178 ДТП теркәлеп, 20 кешенең гомере өзелсә, 213е төрле имгәнүләргә дучар ителде, - дип сөйли бу теманы дәвам итеп ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. - 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 29 юл фаҗигасе чыгып, аларда 34 бала тән җәрәхәтләре алды. Көн саен безнең һәркайсыбыз юл хәрәкәтендә катнаша. Өеннән чыгып киткән берәү дә юл фаҗигасенә эләгермен дип уйламый. Әмма юл фаҗигаләренең күбесе иминлек кагыйдәләренә һәм кануннарга җиңел караштан, ваемсызлыктан, башкаларны хөрмәт итмәүдән чыга да инде. Фаҗига чыгуның сәбәпләре һәрвакыт табыла. Әмма аны төзәтеп кенә булмый.
ДТП корбаннарын искә алып һәм аларның якыннарының кайгысын уртаклашып, без шуны онытмаска тиеш: кеше гомере ул иң зур байлык. Шуңа күрә яңа фаҗигаләрне булдырмас өчен барысын да эшләргә кирәк. Безнең өчен аны беркем дә эшләмәс. Бу турыда бервакытта да онытмаска иде.
-Киң җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә бәйле проблемаларга җәлеп итү, ДТП чыгу нәтиҗәсендә үлем-китемнәрне һәм имгәнүләрне киметү өчен ЮХИДИның Яшел Үзән бүлекчәсе 10сыннан 19 ноябрьгә кадәр чаралар комплексы уздыра, - дип сүзен дәвам итә Ю.Леонтьева. - Мәктәпләрдә ачык тематик дәресләр, ата-аналар белән әңгәмәләр уздырабыз. Аларда төп игътибар юл йөрү кагыйдәләренә бирелә. Яшь инспекторлар отрядлары машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлда ничек йөрергә кирәклеген аңлаткан махсус белешмәлекләр дә таратачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X