Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

16 җинаять ачылган, 16сы – «кайнар эздән

Эчке эшләр бүлегендә 33 җинаять теркәлгән. Шуларның 22се – шәһәрдә, 11е районда булган.

2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 һөҗүм ясау, 1 талау, 11 урлау, 5 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 факт теркәлгән.
Карамалы Тауның Б.Кочемировская урамында баш мие җәрәхәте булган 41 яшьлек ир мәете табылган. Моның буенча шушы бистәдә яшәүче, элек хөкемдә булган, беркайда да эшләмәүче 37 яшьлек ир тоткарланган.

Яшел Үзәннең Чайковский урамыннан баш мие җәрәхәте белән 36 яшьлек ирне дәваханәгә алып килгәннәр.

Сәйдәшев урамындагы йорт подъездында 34 яшьлек хатын-кызның әйберләре талап алынган. Моны элек хөкемдә булган, беркайда да эшләмәүче 39 яшьлек ир кылган.

Рогачев урамындагы кибеттән товар урлаганда 27 яшьлек казанлы тотылган.

Күлбаш авылында яшәүче 56 яшьлек ирнең банк картасыннан билгесез зат 9208 сум акчасын урлаган.

22 яшьлек яшел үзәнле социаль челтәр аша автомобиль йөртүче кенәгәсе сатып алмакчы булган. Нәтиҗәдә, аны мошенниклар 30 мең сумга алдаган.

Кызыл Тыкрык урамындагы «полукамушки» йортларына ут төртүченең шәхесе ачыкланган. Ул 21 яшьлек яшел үзәнле булып чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X