Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

14ендә ял да итәсең, депутатлар да сайлыйсың

Республикабыз өчен 14 сентябрь мөһим көн булачак. Бу көнне барчабыз да Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз. Димәк, кемнәр өчен тавыш бирүебезгә карап, киләчәгебезне үзебез билгелибез дигән сүз. Әлеге вакыйга уңаеннан район территориясендә 14 сентябрьдә төрле кызыклы чаралар оештыру күздә тотыла. Көн әйләнәсендә сайлау участокларында концерт программалары оештырылачак. Анда җирле...

Республикабыз өчен 14 сентябрь мөһим көн булачак. Бу көнне барчабыз да Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз. Димәк, кемнәр өчен тавыш бирүебезгә карап, киләчәгебезне үзебез билгелибез дигән сүз. Әлеге вакыйга уңаеннан район территориясендә 14 сентябрьдә төрле кызыклы чаралар оештыру күздә тотыла.

Көн әйләнәсендә сайлау участокларында концерт программалары оештырылачак. Анда җирле артистлар үзләренең осталыгын күрсәтәчәк. Сайларга килүчеләргә дә күңелле булачак.

Мәктәпләрдә балалар үзидарәсе органнарына сайлаулар була. Анда укучылар премьер-министрларын сайлап, үзләрен олы тормышка алдан әзерли башлаячак. Димәк, балалар да бу көнне үзләренчә сайлаулар уздырачак. Болардан тыш, мәктәпләрдә көн дәвамында укучылар һәм укытучылар катнашында концерт программалары күрсәтелә. Әлбәттә инде, мәктәп фойеларында мәктәп ашханәләрендә пешерелгән төрле тәм-томнар күргәзмәсе дә урын алачак. Теләгәнеңне шуннан гына сатып алырга мөмкин булачак. Сайлау участоклары янындагы территорияләрдә халык өчен авыл хуҗалыгы ашамлыклары ярминкәсе шулай ук халыкка ошар дип әйтергә кирәк. Болардан тыш, канцелярия товарлары, сувенирлар, кондитер әйберләр сатыла торган күргәзмәләр дә күпләрне җәлеп итәр.

11 сәгатьтә Яшел Үзән музыка театры, Горький исемендәге мәдәният сарае, сәнгать мәктәбе яннарында да чаралар тынмаячак. Анда "Нур" инвалид балаларга ярдәм фонды ярминкә оештырырга җыена.

Олы Яке авылының клубы янындагы территориядә 17 сәгатьтә балалар өчен күңелле старт башлана.

Бу көнне күп төрле спорт чаралары да планлаштырылган. Әйтик, 10 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр "Ледокол" боз сараенда, Төзүчеләр проспектындагы спорт мәйданчыгында, "Комсомолец" стадионында, Васильевода ишегалды футболы була.

11 сәгатьтә "Пеликан" сәүдә үзәгендә - шахмат турниры. Ә 11 сәгать 30 минутта "Авангард" стадионындагы экстрим-паркта велотриал буенча күрсәтмә чыгышларны карарга мөмкин булачак. К.Маркс урамындагы көрәш мәктәбендә көндезге сәгать 12дә көрәш турниры башлана.

Шулай итеп, 14 сентябрьне олысына да, кечесенә дә күңелле һәм файдалы итеп уздырырга бөтен мөмкинлекләр тудырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев