Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

13 яшьлек кыз чак кына бармаксыз калмый

Һәм кичен бармак очлары өлкәсендә көчле авырту барлыкка килә. Бармаклары шешеп китә һәм ялкынсыну башлана. Зыян күргән кыз әнисе белән бергә хастаханәгә мөрәҗәгать итә. 

Кызга куркыныч үлекле чир – панария йоккан икән. Балага берничә тапкыр операция ясарга туры килә. Чир кызның өч бармагына таралырга өлгерә. 
Алда - мәктәп укучысын озак сәламәтләнү чоры һәм бик күп авыр процедуралар көтә. Табиблар инфекциянең нинди нәтиҗәләргә китерүен әлегә фаразлый алмый.

Салон җитәкчелеге иң элек бу мәсьәләне хокук саклау органнары катнашыннан башка гына хәл итәргә тели. Зыян күргән гаиләгә дәвалану өчен киткән барлык чыгымнарны капларга тәкъдим итәләр.
Шуңа да карамастан, кызның әти-әнисе прокуратурага мөрәҗәгать итә. Шуннан соң матурлык салонының житәкчелеге киресенчә һөҗүмгә күчә. Хәзер, косметологлар моны махсус эшләнгән дип баралар, янәсе, кемнендер акча эшлисе килгән. 
Салон идарәчесе барлык тикшерүләрне уңышлы узуларын белдергән.

Әлеге хәлне күтәреп чыккан депутат, хокук яклаучы Антон Холодов хәзерге вакытта ике як та тиешле экспертизаларның нәтиҗәләрен көтәләр дип белдерә.
Билгеләп китик, бу матурлык салоннары белән бәйле булган бер генә очрак түгел. Мондый күңелсезлекләр һәрдаим очрап тора. Матурлык вәгьдә бирүче күп кенә салоннар куркынычсызлык, чисталыкка игьтибарны азайталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев