Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

13 яшендә Франция тамашачысын шаккатырган егет

Казанда Универсиада барган көннәрдә дөньякүләм танылган бертуган Запашныйлар циркы коллективы чыгыш ясады. Әлеге данлыклы коллективта Яшел Үзәннең талантлы егете, гимнаст Марсель Галиев тә эшли. Якташыбыз Запашныйлар циркында инде берничә ел хезмәт куя. Россиянең танылган спорт остасы, цирк йолдызы Марсель Галиевнең әнисе, туганнары безнең Яшел Үзәндә яши һәм эшли. Цирк артистының...


Казанда Универсиада барган көннәрдә дөньякүләм танылган бертуган Запашныйлар циркы коллективы чыгыш ясады. Әлеге данлыклы коллективта Яшел Үзәннең талантлы егете, гимнаст Марсель Галиев тә эшли. Якташыбыз Запашныйлар циркында инде берничә ел хезмәт куя.

Россиянең танылган спорт остасы, цирк йолдызы Марсель Галиевнең әнисе, туганнары безнең Яшел Үзәндә яши һәм эшли. Цирк артистының балачагы, мәктәп еллары турында Марсельнең әнисе Нурия ханым белән сөйләшәбез.

«Улым белән бик горурланам!»
- Шук, үтә хәрәкәтчән булганы өчен, спорт мәктәбенең гимнастика секциясенә Марсельне 6 яшьтән биргән идек, - дип сүз башлады Нурия ханым. - Урамда бүтән малайлар кебек эшсез буталып йөрмәсен дигән уй да булгандыр инде, әмма кыек атып туры тидергәнбез ул чакта. Көн саен 3әр сәгать иртән һәм кич күнегүләргә бик теләп, бик яратып йөрде Марсель. Ял юк иде спорт мәктәбендә. Башын да бәрде, кулын да сындырды, әмма барыбер үҗәтләнеп йөрде секциягә. Бөтен төр спорт снарядларында уңышлы чыгыш ясый иде ул. Тренеры Александр Артамонов та улыбызның табигать биргән сәләтен ачу өчен зур көч, тырышлык куйды. Мәктәптә укыганда ук Россиянең байтак шәһәрендә күп мәртәбә чыгыш ясаганы булды. Дөресрәге, ул аяк басмаган шәһәр калмагандыр да. 13 яшендә Франциядә чыгыш ясап, Франция тамашачыларын шаккатырып кайтканы әле дә хәтердә. 2шәр атна йөриләр иде ярышларда һәм һәрвакыт, призлы урыннар алып, шатланып-сөенеп, кайтты. Берәр айга сборга киткән чаклары да булды инде.
- Цирк коллективында да бик яшьтән эшли башлаган.
- XI сыйныфта укыганда ук эшли башлады циркта. Июнь аенда мәктәптә чыгарылыш имтиханнары булырга тиеш иде, әмма цирк җитәкчелеге урта мәктәпне бетергәнен көтеп тормады, аны эшкә чакырды. 11 ел дәвамында 14нче мәктәптә укыса да, урта мәктәпне ул Мәскәүдә тәмамлады. Шуннан бирле менә инде 13 ел ул циркта. Цирк артисты!
- Мәктәптә ничек укыды соң? Укырга вакыты кала идеме?
- Тәртипле һәм тыйнак, гади һәм якты күңелле булганы, чиста-пөхтә киенеп йөргәне өчен, укытучылары бик яратты улымны. Спортта уңышлары зур булса да, масаймады. Мин-минлек чире юк иде. Шундый укучыны кем ихтирам итмәсен ди инде?! Бөтен фәннәрне дә «5»легә үзләштерде дип әйтә алмыйм, тик ул мәктәптә дә, иптәшләреннән калышмыйча, яхшы укырга тырышты. Мактанып әйтүем түгел, миңа балаларым өчен бервакытта да кызарырга, оялырга туры килмәде.
- Улыгыз холкы белән кемгә охшаган?
- Тач үзем. Тик торырга, эшсез селкенеп йөрергә яратмыйм. Озак еллар оптикада күзлекләр ясадым, хәзер дә эшләвемне дәвам итәм. Баланың баласы балдан татлы диюләре хак икән, кызыма оныклар тәрбияләргә булышам. Киявем дә уңган-булган кеше. Узган ялда барыбыз бергә изге Болгар җиренә сәяхәт кылган идек, хәзер Биләрне карап кайтырга җыенабыз.
-Торган җир ничек әйбәт булса да, туган җир сагындыра, диләр. Цирк артистының туып үскән, кендек каны тамган җиргә кайтып китәргә вакыты каламы соң? Сагынамы Яшел Үзәнне?
- Сагынмаган кая ул?! Казанда чыгыш ясаганда, тамашалардан һәм репетицияләреннән буш вакытта, гел өйдә, Яшел Үзәндә булды. Гастрольләргә Татарстан, Казан аша китәргә туры килсә, өйгә кермичә калмый. Кесә телефоныннан гел сөйләшеп, хәл-әхвәлләрне белешеп торабыз. Бу көннәрдә Волгоград шәһәрендә чыгыш ясый. Запашныйлар циркы коллективы белән бөтен дөньяны әйләнеп чыкты дисәң дә ярый. Чит илләргә чыкканда, безне дә онытмый: Бразилиядән миңа, туганнарына бик матур әйберләр алып кайтты. Бельгиядә, Германиядә, Франциядә чыгыш ясады. Октябрьдә Италиядә узачак фестивальдә катнашырга исәпләре бар. Ижау шәһәрендә узган дөньяның 20 иленнән цирк коллективлары катнашкан фестивальдә Марсель, I урынны алган Запашныйлардан азга гына калышып, мактаулы II урынны яулаган иде. Фестиваль үзеңне һәм коллективыңны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек ул. Марсель өчен борчылып та, шатланып та яшим. Исән-сау йөреп, тамашачыны сөендереп, һәркайда уңышлы чыгыш ясарга насыйп булсын дигән изге теләктә торам.
- Без дә сезнең теләкләргә кушылабыз. Ватаныбызга саф күңелле, талантлы артист үстергәнегез өчен рәхмәт сезгә, Нурия ханым.

«Яшәү көче»
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, Яшел Үзән егете Марсель Галиев Запашныйларның циркы программасында ике номерда катнаша: гимнастлар белән турникта осталыгын күрсәтә һәм «Яшәү көче» дип аталган үтә катлаулы трюкта чыгыш ясый. «Яшәү көче»н караганда, артистлар өчен куркудан, бер мизгелгә сулыш туктый, киеренкелектән тир бәреп чыга. Тамашачының күңел халәтен үзгәртергә, сокланырга һәм шаккатырга мәҗбүр иткән егет бертуган Запашныйлар циркында ничек эшли башлавы турында менә нәрсәләр сөйли:
- Циркта, гомумән алганда, 10 елдан артык эшлим, шуның өч елы - бертуган Запашныйлар циркында. Очраклы рәвештә генә килеп эләккән идем коллективка. Баштарак Эдуард Колыханов коллективында эшләдем һәм турникта гимнастлар белән чыгыш ясый идем. Соңга таба бу номер бертуган Запашныйлар циркына күчте. Циркта күнегүләр үткәргәндә Кирилл Капустин белән Евгений Волчковның «Яшәү көче» («Колесо жизни») номерын карап тора-тора үзем дә кызыгып киттем. Катлаулы номерда чыгыш ясау теләге дә көчле булгандыр, күрәсең. Озак та үтмәде Женя китеп барды һәм без Кирилл белән икәүдән-икәү генә эшли башладык. Аннары безгә Артем Лохматов килеп кушылды һәм без хәзер өчәү бергә чыгыш ясыйбыз.
- Циркка, гомумән, ничек килеп эләктең соң?
- Яшел Үзәндә укыганда гимнастика белән җитди шөгыльләнә идем. Ярышларга еш йөрдек. XI сыйныфта укыганда Чебоксарда узган ярышлар вакытында минем чыгыш ясавымны Россиянең атказанган артисты, режиссер-постановщик, Circus Bizarre директоры Николай Челноков карап торган һәм ул үзенә эшкә чакырды. Тренерның фатихасы белән мин ризалаштым.
-Сезнең номерны бүтән циркларда «Үлем тәгәрмәче» дип атыйлар. Ә сез киресенчә, «Яшәү көче» дигән исем астында чыгыш ясыйсыз. Шәхеснең яшәүгә омтылышын күрсәтергә телисезме?
- Бу - куркыныч номер. «Үлем тәгәрмәче» сүзтезмәсе үк күңелгә шом сала. «Яшәү көче» дигәнне ишеткәч, номерны бүтәнчәрәк карыйсың һәм тынычрак кабул итәсең. Һәрхәлдә, безгә шулай тоела.
- Номерны караганда, артистлар өчен ихластан борчылып, тын да алмый утырабыз. Страховкасыз эшләвегез куркыта.
- Бу номер тамашачыга бик тә ошый. Аларның көчле алкышлары йөрәккә сары май булып ята. Бер мизгелгә булса да тамашачыга шатлык бүләк итә алуыбыз көч бирә безгә.
- Шулай да әзрәк булса да куркасызмы?
- Куркам, әлбәттә. Бер-беребезгә нык ышансак та, партнерлар өчен дә борчылам. Алар ялгышса, мин дә ялгышырга мөмкин, ә номер хатаны гафу итми.
- Якыннарың шундый катлаулы номер белән чыгыш ясаганыңны беләме?
- Әни дә, туганнарым да безнең тамашаларны яратып карады. Чәчәк бәйләме дә бүләк иттеләр.
- Яшел Үзәндә еш буласызмы?
- Дөресен әйтим, теләсәм дә, өйдә еш булырга туры килми. Тоташтан 2 атна булсам, әйбәт.
- Универсиада ярышларын карый алдыгызмы?
- Үзебезнең репетицияләр графигы тыгыз булса да, спорт гимнастикасы буенча ярышларны карадык һәм үзебезнекеләр өчен ихластан сөенеп утырдык.
- Казандагы гастрольләрегездән канәгатьме?
- Башкала тамашачысы безне бик җылы кабул итте. Якташларымның яратуын, күңел җылысын тойдым мин.
Алифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев