Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

10ның 8е ачлыктан үлә

Тәрәз каршына килеп кунган сары түшле песнәкнең күңелле чыркылдавын тыңлап торсаң, кыш көне кошларның ачлыктан кырылуын күз алдына китерүе кыен. Балконга ясап куйган җимлектән орлык чүпләгәндә бик шат, бик күңелле кыланалар шул кошкайлар. Улларым үскәндә төрлеләрен ясап карадык без җимлекләрнең. Ә хәзер башка сабыйлар әтиләре белән тырыша-тырыша кошларга «йорт сала»,...


Тәрәз каршына килеп кунган сары түшле песнәкнең күңелле чыркылдавын тыңлап торсаң, кыш көне кошларның ачлыктан кырылуын күз алдына китерүе кыен. Балконга ясап куйган җимлектән орлык чүпләгәндә бик шат, бик күңелле кыланалар шул кошкайлар. Улларым үскәндә төрлеләрен ясап карадык без җимлекләрнең.

Ә хәзер башка сабыйлар әтиләре белән тырыша-тырыша кошларга «йорт сала», аш өстәле булдыра. Бу эштә балалар бакчалары тәрбиячеләре башлап йөрсә, А.Гайдар исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре әйдәп бара. Алар җимлекләр бәйгесе үткәрмәсә, шулкадәр төрле материалдан җимлек ясап булганын белмәгән дә булыр идем үзем, мәсәлән. Китапханәчеләр оештырган күргәзмәдә җимлекләрнең агач кайрысыннан, пластик шешәдән, фанердан, хәтта ... кашыктан ясалганнары да бар иде. Менә 20нче балалар бакчасының 8нче төркеменә йөрүче Мясников Егор җимлеген генә алыйк. Каен кайрысыннан ясалган әкияти йортка (рәсемдә) кошларның да иң матурлары гына кунар. Килеп кунып, тукланыр да, Егорга һәм аның әтисенә мең рәхмәтен укыр. Егор гына китапханәчеләр үткәргән бәйрәмгә килә алмады. Көзге әче җилләрдә кошлар җим эзләп кайгырып йөрмәсен дип, җимлек әзерләгән дә гаиләсе белән җылы диңгез буена китеп барган!
Ә кайбер кошларга Россиянең урта полосасы кыш чыгар өчен иң җылы, уңайлы җир икән. Песнәк, купшыл, урман чыпчыгы, кызылтүшләр өчен мәсәлән.
А.Гайдар исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре үткәргән Песнәк көненә багышланган кичәдә балалар бик күп мәгълүмат алды. Иң мөһиме - кыш көне генә түгел, һәрдаим кошлар турында кайгыртып яшәргә кирәклеге тагын бер кат балаларга кызыклы ысуллар белән аңлатылды.
Бүген мин дә сезне китапханә хезмәткәре Гөлшат Заһидуллина ирештергән кайбер мәгълүматлар белән таныштырам.

Кошлар календаре
15 гыйнвар - Россиядә кышлаучы кошлар көне;
1 апрель - Кошлар көне;
7 апрель - Ала карга көне (төньяктан кайталар)
19 апрель - Германиядә Кенәри кошлары көне;
4 октябрь - Бөтендөнья кошларны күзәтү көне;
12 ноябрь - Песнәк көне.

Белеп торыгыз: кошларга арыш икмәге валчыкларын ашатырга ярамый, бары тик акныкын гына.

Безнең төбәктә кошлар
5 төргә квалификацияләнә:
Даими бер урында яшәүчеләр: чыпчык, тукран, песнәк, саескан һ.б;
Күчмә кошлар: тургай, күке, карлыгач, сыерчык һ.б;
Кышлаучы: песнәк, купшыл, урман чыпчыгы, кызылтүш һ.б;
Очып баручы (пролетные) кошлар: каз, аккош, челән һ.б;
Очраклы рәвештә очып килүчеләр: пеликан, фламинго һ.б.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X