Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

100 яшьлек педагог

Яшел Үзән педагогы Валентина Кайгородовага 100 яшь тулды. Район җитәкчесе Михаил Афанасьев исеменнән аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - мәгариф идарәсе җитәкчесе Раиса Афанасьева тәбрикләде.

Ул юбилярга открытка һәм бүләкләр тапшырды, атказанган педагогка сәламәтлек, озын гомер, иминлек һәм тынычлык теләде. 
Валентина Кайгородовага 8 февральдә 100 ел тулды. Ул 14 нче тимер юл мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән, ә аннан соң бүгенге 17 нче мәктәптә көч куйган 
Валентина Кайгородова - эшкә һәм укучыларга мәхәббәтне берләштерүче, куәтен һәм вакытын кызганмыйча, күңелен һәм йөрәген бирүче педагоглар исәбенә керә. 
1950 елның февралендә ире һәм улы Геннадий белән Яшел Үзәнгә күченә, монда икенче улы Вадим туа. Валентина Кайгородова педагогик эшчәнлеген 14 нче тимер юл мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп дәвам итә. Озак вакытлар ул башлангыч сыйныф укытучыларының мәктәп методикасы җитәкчесе, яшь педагоглар өчен тырыш һәм сабыр остаз булып тора. 
Валентина Михайловна дистәләрчә чыгарылыш укучыларын мөстәкыйль тормышка әзерләде. Аның гомуми хезмәт стажы 45 ел тәшкил итә. Хәзерге буын яшьләре өчен менә дигән үрнәк, өлге билгесе ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев