Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

100 машина йөртүченең 46сы закон бозган

Яшел Үзән ЮХИДИ инспекторлары 5 августта чираттагы рейдка чыккан.

Нәтиҗәдә 100 автомобиль тикшерелеп, 46 закон бозу очрагы теркәлгән.

19 машина йөртүче рульгә каеш кимичә утырган. Аларга 1 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Биш машина йөртүчегә җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен 1500 сум штраф салынган. Ә менә дүрт җәяүлегә тиешсез урыннан юлдан чыккан өчен 500әр сум штраф түлисе булыр. Берәүгә баласын креслосыз йөрткән өчен - 3 мең сум штраф. 33 яшьлек машина йөртүче барасы җиренә барып җитә алмаган, аны турыдан-туры судка китергәннәр. Тикшерсәләр, аның 6 административ материал буенча штрафы түләнмәгән булган. Мировой судья чыгарган карар буенча аңа түләнмәгән штрафлары өчен хәзер икеләтә түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X