Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 сигарет – 3 бала гомере

Полициягә өч яшүсмернең спайс тартып агуланулары турында хәбәр килә - Малая Красная урамындагы тулай торактан китерелгән хушсыз балалар туп-туры дәваханәнең реанимация бүлегенә эләгә.

Бары тик медиклар тырышлыгы аркасында гына алар үлемнән коткарыла һәм икенче көнне үк дәваханәдән чыгарыла.
Кичтән малайлар подъезд төбендә очрашып, берсенең туган көнен билгеләп үтәргә булалар. Берничә малай исерткеч эчемлек эзләргә китә. Болары - икесе мәктәп укучысы, берсе колледжда укучы - ишек төбендә кала. Яшьләр яныннан узып баручы (полиция бу кешене ачыклый) «травка» тартырга тәкъдим иткәч, рәхәтләнеп риза булалар. Гадәти сигаретка ак порошокны төеп тутыра, һәм, бер тартуга, өчесе дә аңын җуя.
- Аллаһ кодрәте белән генә исән калган бу балаларның канында, чыннан да, наркотик табылса, әниләре (өчесе дә әтисез үсә) административ җаваплылыкка тартылачак. Алар инде болай да полиция күз уңында тора торган егетләр, - ди полициянең матбугат хезмәткәре Лилиана Куликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев