Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 СЕНТЯБРЬДӘ СЫНАУ 16+

Шәһәрнең 16нчы мәктәбендә 1 сентябрь бәйрәме бик күңелле булырга тиеш кебек иде дә... Көн суык булуына карамастан, тантананы ишегалдында уздырырга мәҗбүр булдылар. Мәктәп бинасының икенче катында түшәмнән яңгыр суы акканга, җыелышлар залына, спорт залына һәм башка бүлмәләргә балаларны җыеп булмый иде. Уку йортының әзер булмавы, 1 сентябрьнең бәйрәм көне икәнлеген...


Шәһәрнең 16нчы мәктәбендә 1 сентябрь бәйрәме бик күңелле булырга тиеш кебек иде дә... Көн суык булуына карамастан, тантананы ишегалдында уздырырга мәҗбүр булдылар. Мәктәп бинасының икенче катында түшәмнән яңгыр суы акканга, җыелышлар залына, спорт залына һәм башка бүлмәләргә балаларны җыеп булмый иде.

Уку йортының әзер булмавы, 1 сентябрьнең бәйрәм көне икәнлеген оныттырды. Бу көнне төзекләндерү оешмалары өчен сынау көне дип атарга кирәк, минемчә. Без барган әлеге мәктәптә төзекләндерүчеләргә «2»ле билгесе куйсаң да, аз булыр кебек иде. Алдагы көннәрдә яуган яңгырлар алар ямаган түбәдән үтеп, түшәмнәрдән аккан. Стеналар һәм түшәмнәр дымлы булгач, электр утын да сүндерергә туры килгән. Югыйсә, быелгы җәй коры торды, шул кечкенә генә мәктәп түбәсен рәтләргә вакыт җитәрлек булды. Директор әйтүенчә, эшләр июнь башында ук башланган булган. Менә шулай, пешмәгән төзекләндерүчеләр 210 баланы уку елын бәйрәмчә күңелле каршылаудан мәхрүм итте.
Шулай да, яңа уку елын башлау тантанасы үткәрелде. Мөгаллимнәр җентекләп әзерләгән ул чараны. Укучылар да тырышты. Җырлап-биеп I сыйныф шәкертләрен тәбрикләделәр. Мәктәп коллективы каршында тезелеп баскан 19 балага XI сыйныф укучылары, шушы истәлекле көнгә багышлап, бүләкләр бирделәр. Матур гадәт буенча беренче кыңгырауны да I сыйныф шәкерте - Азалия Гыйбадуллина чылтыратты. Аны соңгы сыйныф укучысы Аркадий Якимов күтәреп йөртте...
Әйтергә кирәк, байтак кына укытучыларның хезмәте һәм укучыларның узган уку елында ирешкән уңышлары, тантаналы төстә, билгеләп үтелде. Аларны хөрмәтләп бүләкләр һәм мактау грамоталары тапшырылды. Ни гаҗәп, уку елын башлау тантанасына мәгариф идарәсеннән килмәгәннәр иде. Югыйсә, мәктәп коллективының күрсәтергә лаеклы эшләре бихисап икән. Мисалга, IX сыйныф укучысы Венера Зиннәтуллинаның Россия Федерациясе киңлегендә үткәрелгән язгы олимпиадада V урынны алуы үзе ни тора!
Әнә мәктәпнең яңа директоры - Рөстәм Равил улы Сәйфетдинов та, әлеге мәктәпнең 1996 елдан эшләп тупланган бай традицияләренә таянырга ниятли, ирешелгән уңышларны югалтмыйча үстерүне максат итеп куя. Ул июль аеннан биредә директор итеп билгеләнгән. Рөстәм Равил улы тантаналы линейкадан соң безнең белән очрашып, үзенең киләчәк планнары турында сөйләде.
- Укытучылар коллективын эшкә сәләтле дип исәплим мин, быел менә өч яңа укытучы да өстәлде безгә, алар, һичшиксез, яңалыклар да кертер эшебезгә. Минемчә, милли йөзебезне югалтмау - төп бурычыбыз безнең. Балаларга дөрес тәрбия бирүгә дә басым ясыйбыз. Биредә яхшы тәртип булуына ышанып китерә бит кеше үзенең баласын. Заманча технологияләр куллану белән бергә, халык педогогикасын да онытмаячакбыз. Әлбәттә, Риза Фәхретдинов, Каюм Насыйри мирасларыннан файдаланачакбыз. Яшерен- батырын түгел, татар булсалар да, үз телен белмәүче балалар да килә безгә - менә шуларны ана телендә сочинение яза белерлек итеп тәрбиялибез. Аерым предметларны тирәнтен өйрәнә торган мәктәп булуыбызны истә тотып, телләр өйрәнүгә аеруча зур игътибар бирелә һәм биреләчәк. Татар һәм рус телләреннән гайре инглиз телен белүне тормышыбыз үзе таләп итә бит!
Аңлашыла инде, укулар нинди генә начар шартларда башланмасын, балаларга яхшы белем һәм тәрбия бирү өчен тулысынча ул җаваплы. Уңышлар телисе килә яңа директорга.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев