Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 миллион сумлык грантка лаек булучылар исемлеге билгеле булды

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасында авыл җирлекләренә грант тапшыру буенча үткәрелүче бәйгегә ТР муниципаль берәмлекләр Советында йомгак ясалды.

Әлеге бәйге 2013 елдан бирле уздырыла. Аның максаты - авылда социаль-икътисадый үсешне һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе үстерүне тәэмин итү.

Бәйге кысаларында җирле үзидарә эше 7 юнәлеш буенча тикшерелә. Монда бер кеше башына салым һәм салымнан тыш кергән керем, мөгезле эре терлек саны, кече һәм урта эшмәкәрлек һәм башкалар исәпкә алына. Быел исә 217 авыл җирлеге берәмлегеннән заявка кабул иткәннәр. Җиңүчеләр саны, элеккегечә - 104 авыл җирлеге. Аларның һәрберсе 1 миллион сумлык грант алачак. Әлеге грантны авыл эчендәге юлларны төзекләндерергә, социаль яктан мөһим булган мәсьәләләрне хәл итәргә, төзекләндерү өчен кирәк булган техника алырга мөмкин булучак. 1 миллион сумга лаек булган авыл җирлекләре арасында безнекеләр дә бар. Болар - Раифа, Өтәшкә, Күгәй авыл җирлекләре. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев