Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 июльдән йорт-җир түләүләре үзгәрә

1-нче июльдән Казанда торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә тарифлар үзгәреше көтелә. Бу хакта бүген узган брифингта Казан Башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.

И.Гыйниятуллин Башкарма комитет тарафыннан күпфатирлы йортларны карап тоту буенча кабул ителгән карарларның бары тик хосусыйлаштырылмаган муниципаль торакларга гына кагылуын искәртеп үтте, аларның күләме бүгенге көндә шәһәрдә 10%-тан азрак. Калган торак милекчеләре Башкарма комитет карарлары белән чикләнми һәм йортны тоту буенча кирәкле булган хезмәтләрне һәм аларны күрсәтү өчен түләү күләмен мөстәкыйль рәвештә билгели алалар.

ТКХ комитеты рәисе бу елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең гомумиләштерелгән үсеше 7% тәшкил иткәнлеген җиткерде. "Аларның иң зур өлешен традиция буенча коммуналь хезмәтләр ала - 9%-ка якын. 4%-тан аз гына күбрәген торак хезмәтләре өчен түләүләр үсүе алачак", - дип җиткерде И.Гыйниятуллин.

Ул шулай ук торак йортларда урнаштырыла торган җылылык алмашу җайланмаларын тотуга яңа тариф кертелгәнлеген дә билгеләп үтте.

Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев