Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 июльдән яңа счетчикларга күчү башлана

Июльдә шәхси һәм күпфатирлы йортларда электр энергиясен исәпкә алуның яңа интеллектуаль приборларын урнаштыру башлана.

Яңалары искеләреннән нәрсә белән аерылачак соң? Яңа приборлар үзләре электр чыгымнарын күзәтәләр һәм дистанцион рәвештә хезмәт күрсәтүчегә мәгълүматларны тапшыралар. Шул рәвешле, мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә кертергә һәм квитанцияләрне тутырырга кирәкми, барысы да автомат рәвештә булачак.

Түләмәүчеләргә яшәү катлауланачак. Әгәр дә кулланучы даими рәвештә квитанцияләр өчен түләүне тоткарлый икән, акыллы санаучылар электр бирүне чикләячәк.

Электр энергиясен тәэмин итүче мәгълүматны счетчиклардан нинди ысул белән тапшырылачагын үзе хәл итә. Берничә вариант булырга: яңа приборлардан күрсәткечләрне WI-FI йорт челтәре, мобиль телефон яки счетчикта урнаштырылган сим-карта аша җибәрергә мөмкин.

Акыллы санаучыларны кемгә һәм кайчан урнаштырачаклар?
Яңа төзелешләрдә аларны шунда ук урнаштырачаклар. Иске фондта акрынлап үзгәртәчәкләр. Яңа санаучылар исәпләү приборлары сафтан чыккан саен яки аларны тикшерү срогы җиткәнче куелачак.

Әгәр дә яшәүчеләр приборны үзгәртүдән баш тартса, электр энергиясен исәпләү югары коэффициентлы нормативлар буенча башкарылачак. Димәк, ТКХ хезмәтләре өчен күбрәк түләргә туры киләчәк. Бу иске счетчик сафтан чыккан һәм аны алмаштырырга кирәк булган очракларга кагыла.

Счетчикларны кемнәр һәм кем исәбенә урнаштырачак?
Торакчылар өчен счетчикларны урнаштыру бушлай башкарылачак. Квитанциядәге сумма зурлыгында бу инициатива чагылыш тапмаячак.

Хисаплау җиһазларын урнаштыру һәм алмаштыру өчен гарантияләүче яки челтәр оешмасы җавап бирә.
Хәер, Европа юридик хезмәтенең әйдәп баручы юристы Сбруи Иващенко, закон буенча яшәүчеләрнең исәпләү җайланмасы өчен түләргә бурычлы түгеллеген кире какмый, әмма күрсәтелгән чыгымнарны электр энергиясенә тарифларны раслаганда кертү ихтималы бар.
Квитанциядәге сумма әллә ни үзгәрмәячәк. Закон буенча ТКХ хезмәтләре өчен түләү инфляция дәрәҗәсе белән чикләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев