Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 июльдән исерек хәлдә кабат руль артына утырган өчен төрмәгә озатачаклар

Быелның 1 июленнән Россия Җинаять кодексына төзәтмәләр үз көченә керә. Әлеге төзәтмәләр машина белән кабат исерек хәлдә идарә иткән өчен иректән мәхрүм итүне күздә тота.


Атап әйткәндә, яңа кагыйдәләр нигезендә, машина йөртүче руль артына яңадан исерек хәлдә утырса, аңа 200 000 - 300 000 сум (яки шоферның 1 елдан 2 елга кадәрге чорда алган хезмәт хакы күләмендә) штраф салачаклар яисә 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәчәкләр.

Моннан тыш, Казанның ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, исерек хәлдә машина йөртергә яратучыларны 480 сәгатькә яки 2 елга кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем итәргә мөмкиннәр.

Россия Җинаять кодексына төзәтмәләр шулай ук ахыры үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган салмыш шоферларга карата җәзаны катгыйландыруны күздә тота. 1 июльдән, исерек машина йөртүче гаебе белән кеше үлгән икән, аңа - 7 елга, әгәр дә 2 һәм аннан да күбрәк кеше һәлак булса, 9 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев