Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре артачак

Татарстанда индексация 800 меңгә якын пенсионерга кагылачак.

Татарстанда эшләмәүче 800 мең пенсионерның пенсиясе артачак. 1 гыйнвардан уртача иминият пенсиясе 1000 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова хәбәр итте.

"Пенсия яшен арттыру белән бәйле рәвештә, РФ хөкүмәтендә 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрнең күләмен 1000 сумга арттыру карары кабул ителде. Индексация эшләмәүче пенсионерларга гына кагылачак. Иминият пенсиясен якындагы алты елга 1,0705 процентка арттыру гарантияләнә", - диде ул. 

Елена Полякова әйтүенчә, эшләүче пенсионерларның индексациясе 1 августтан, ә социаль пенсия алучы пенсионерларның 1 апрельдән узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев