Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 декабрьгә кадәр һәр төр салым түләнеп бетәргә тиеш

Милек салымы түләр вакыт җитте.

2015 ел өчен салым түләү турындагы белдерү хатлары Татарстан халкына 18 октябрьгә кадәр таратылып бетәчәк.

Федераль салым органы хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Татарстанда милек салымын хисаплау эше тәмамланган инде. Исегезгә төшерәбез: җир, транспорт һәм физик затларга милек салымына бердәй түләү срогы билгеләнде - түләү 1 декабрьгә кадәр башкарылырга тиеш.


Салым түләү салым түләүче тарафыннан аңа почта аша җибәрелгән белдерү хаты һәм түләү документлары, йә булмаса он-лайн сервис аша электрон рәвештә "Салым түләүченең шәхси кабинеты"на юлланган документ ярдәмендә башкарыла.

Салым түләүченең шәхси кабинеты булдырылган гражданнарга салым түләү турындагы белдерү бары тик электрон формада гына юллана. Бу быелның сентябрь-октябрендә шәхси кабинет булдырганнарга гына кагылмый.


Салымны банк бүлекчәләрендә, аларның терминалларында, почта бүлекләрендә һәм салым органы сайтының (www.nalog.ru) онлайн сервисы аша түләргә була.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X