Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 апрельдән балаларны I сыйныфка яңа кагыйдәләр буенча кабул итү башлана

Быел I сыйныфка балаларны кабул итү яңа кагыйдәләр, Мәгариф һәм фән министрлыгының "башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслау турында"гы 2458 номерлы боерыгы нигезендә узачак.

Документта нәрсә яңартылган?

Әгәр элек булачак I сыйныф укучыларының ата-аналарыннан гаризалар 1 февральдән башланса, хәзер гаризалар 1 апрельдән кабул ителә башлый.

Мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче гаиләләр һәм балалары I сыйныфка укырга кергәндә өстенлеккә ия булган гаиләләр өчен старт көне бер - 1 апрельдә булачак. Ә бу категорияләрдәге ата-аналардан гаризалар кабул итү 30 июньдә төгәлләнәчәк.

Әгәр элек мәктәп сабыйны документларны кабул иткәннән соң 7 көн эчендә кабул итәргә тиеш булса, хәзер яңа тәртип буенча кабул итү турындагы күрсәтмә актны директор барлык гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң, 3 эш көне дәвамында, ягъни 30 июньнән соң чыгара. Бу мәктәпнең "участогында" яшәүче һәм балалары укырга кергәндә өстенлеккә ия булган гаиләләргә генә кагыла. Өстенлектән түбәндәгеләр файдалана ала:

- прокуратура, суд хезмәткәрләренең, Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең, хәрби хезмәткәрләрнең һәм полиция хезмәткәрләренең балалары;

- бер гаиләдә яшәүче һәм бертуганнары шушы мәктәптә укыган балалар.

Әгәр бала мәктәпкә беркетелгән "участокта" яшәми икән, булачак I сыйныф укучыларының ата-аналарына гаризаны 6 июльдән бирергә кирәк. Әгәр урыннар калса, баланы мәктәпкә кертәчәкләр. Кабул итү буш урыннар тутыруга кадәр барачак, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча. Кабул итүдә дәүләт мәктәбе бары тик буш урыннар тәмамланган очракта гына баш тарта ала. Бу очракта җирле мәгариф идарәсе органнары ата-аналарга баланы башка мәктәпкә урнаштыруда ярдәм итәргә тиеш.

Ата-аналар документларны ничек тапшырачак?

- шәхсән мәктәпкә барып;

- почта аша заказлы хат белән тапшыру турында уведомление белән;

- электрон формада мәктәпнең Электрон почтасы яки аның сайты аша;

- дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының функционалын кулланып.

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X