Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

В гепатитына каршы вакцина – ышанычлы чара

Соңгы биш елда Яшел Үзәндә В гепатиты белән авыручылар - 1,5, ә С гепатиты белән интегүчеләр 2 тапкыр арткан. Җир шарында яшәүче халыкның 2 процентына якыны бавыр авыруларыннан интегә. Вирус гепатиты - кешедән кешегә йога торган бавыр авыруы. Эчәк (А,Е) һәм парентераль (В,С,Д,F) гепатитлары була. Бөтен дөньяда 600 миллионнан артык...


Соңгы биш елда Яшел Үзәндә В гепатиты белән авыручылар -
1,5, ә С гепатиты белән интегүчеләр
2 тапкыр арткан.

Җир шарында яшәүче халыкның 2 процентына якыны бавыр авыруларыннан интегә. Вирус гепатиты - кешедән кешегә йога торган бавыр авыруы. Эчәк (А,Е) һәм парентераль (В,С,Д,F) гепатитлары була. Бөтен дөньяда 600 миллионнан артык кеше В һәм С хроник гепатитларыннан интегә. Кайбер илләрдә халыкның 10 процентына якыны В һәм С гепатиты вирусын йөртүче булып тора. Соңгы 20 елда Россиядә В гепатиты белән авыручылар саны - 2,4 тапкыр, С гепатиты булганнар 6,4 тапкыр арткан. Мондый тенденция Яшел Үзән районы һәм шәһәрендә дә күзәтелә: соңгы 5 елда хроник В гепатиты белән авыручылар - 1,5, С гепатиты белән 2 тапкыр артты. Хроник В һәм С гепатитлары - бик куркыныч авырулар исәбендә. Алар кайбер очракта бавыр циррозына, йә булмаса бавыр рагына әйләнә.
Әлеге авыруның артуы нәрсәгә бәйле соң? Бу, иң беренче чиратта, инъекция юлы белән наркотик кулланучыларның күбәюе белән аңлатыла. Бигрәк тә 15-29 яшьлекләр арасында. Наркомания медицина проблемасын социаль проблемага әйләндерә. В һәм С гепатитлары кискен һәм хроник формада булырга мөмкин. Авыру чыганагы - гепатит белән авыручы. Авыру бигрәк тә җенси юл белән киң тарала. Болардан тыш, В һәм С гепатиты бала тапканда авыру анадан балага күчәргә, кешегә вирус белән зарарланган кан салганда, стерильләштерелмәгән хирургия һәм стоматология коралларыннан файдаланганда, шприцлар һәм башкалар кулланганда да йога. Мондый юл белән зарарлану өчен канның 0,0001 миллилитры да җитә.
Авыруның инкубация (яшерен) чоры уртача 30-180 көн булырга мөмкин. Гепатитның симптомнары специфик түгел, әйтик, гомуми хәлсезлек, температура күтәрелү, мускуллар авырту, косасы килү, косу, диарея, уң як кабырга астында авырту, бавыр күперү, сидек төсенең куеруы күзәтелә. Тәннең төсе саргаерга мөмкин, әмма һәрвакытта да түгел.
Гепатит йоктырмас өчен вакцинация ясатырга була. Хәзерге вакытта В гепатитыннан ышанычлы саклый алырлык вакциналар бар. Әмма С гепатитына каршы әлегә вакцина юк. В гепатитыннан ике юл белән сакланып була:
Гадәти булмаган профилактика юлы белән, әйтик презервативтан файдаланырга киңәш ителә, җенси партнер бердәнбер булырга тиеш, бер тапкыр кулланыла торган медицина инструментларын тотарга, наркотиклар кулланудан баш тартырга кирәк.
Ә гадәти профилактика чарасы - прививка ясату.
Ике ысулны да куллансаң, бигрәк тә әйбәт.
Хәзерге вакытта Россиядә В гепатитына каршы вакцинация профилактик прививкалар календарена кертелгән һәм аны балаларга ясыйлар. Әмма аны күптән түгел генә ясый башлагач, халыкның күбесе В гепатитыннан сакланмаган. Алга киткән илләрдә вакцинация, чынлап та, бу авыруны кискен киметергә мөмкинлек биргән. Заман вакциналары гепатитны озак еллар онытып торырга мөмкинлек бирә.
Йогышлы авырулар, шул исәптән гепатит та дәвалауга бирешә. Ә менә азып киткән хроник гепатитны дәвалау җиңел түгел. Әмма анысын да дәвалап була, иң мөһиме - вакытында дәвалана башлап, авыруга бирешмәскә генә кирәк.
Н.Мягкова,
«ТРда ЦГиЭ»БУЗның табиб-эпидемиологы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев