Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районында 11 яшьлек кызны бәрдергән кар чанасы йөртүчесе тоткарланды (ВИДЕО)

Бу яңалыкны күп матбугат чараларында язып бетерделәр инде, әмма комментарийларны укый башлагач, кызны да гаеплиләр икән, дип аптырадык... Соң мондый тизлек белән җәяүлеләр йөргән урамнан башсыз кеше генә бара ала бит. Ә сез ничек уйлыйсыз, җәмәгать?

Свияжскида Масленицаны бәйрәм иткән вакытта кар чанасында баланы бәрдергән ир-атка "юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

☝Исегезгә төшерәбез, Зөядә Масленица бәйрәме вакытында кар чанасы йөртүчесе 11 яшьлек кызны бәрдерә, шуннан соң ул вакыйга урыныннан качып китә. Кызның җилкә сөяге сынган, Яшел Үзән дәваханәсенә илтәләр, хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

✅ Хокук саклау органнары машина йөртүченең шәхесен ачыклаган, ул элек тә исерек килеш йөрткән өчен хөкем ителгән Васильево бистәсендә яшәүче булып чыккан. Бары дүрт ай элек кенә ул җәза үтәгән колония-поселениедән азат ителгән.

?Татарстан прокуратурасы җинаять эше кузгатуга ирешкән. Хәзер шофер тоткарланган, тикшерү эшләре алып барыла.

Видео iptash телеграмыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Кар чанасы йөртүчесе 11 яшьлек кызны бәрдергән

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев