Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Якташларыма бер бүләк

Гоме ребезнең күп өлеше Яр Чаллы шәһәрендә узды. Туганнар безнең янга килделәр, яңа дуслар табылды. Шулай бик күңелле вакыт булды ул Яр Чаллы чоры.

Балалар туып, шунда үсте. Үзебез дә бер урында гына таптанып тормыйча, һөнәри яктан үстек, камилләштек.
Көтмәгәндә, уйламаганда пен сия яшенә таба «Язмыш бабай» безне туган як ларга кайтарды. Әбиләр әйтмеш ли, эчәсе сулар булгандыр, 50 яшьлек юбилеен иптәшем Яшел Үзәндә каршылады. Мин туган якларга пенсиягә чыккач кына кайттым. Вакыт су кебек ага да ага икән. Сизелми дә ун еллап гомер үтеп киткән.

Шунысы кызыклы: әйтерсең лә Чаллыда яшәлмәгән дә кебек. Арала шучан кешегә дуслар да табылды, ту ган тиешле әбиләр белән мәчеткә дә якынайдык, анда да үз кешегә әйләндек. Менә инде хәзер мин үземне Яшел Үзән кешесе дип курыкмыйча әйтә алам. Шәһәр миңа ошый. Бер илһам килгәндә Яшел Үзәнгә атап шигырь дә язылган булган икән. Бүген кәгазьләрне актарып утырганда, шул шигырь килеп чыкты һәм бу кичерешләрне язуга сәбәп булды.Сезнең игътибарга да җиткерим әле дип уйладым. Якташларыма миннән бер бүләк булсын!

Чал тарихлы Казан каласының
Алтын нурларына коенып,
Сиксән биш ел яши Яшел Үзән,
Идел ярларына сыенып.
Дулкын шавын көйләп Идел-ана
Бәллүр бишегендә тирбәткән.
Туган көннән алып бүгенгәчә,
Гүзәл кала данлы юл үткән.
Татарстан дигән горур илнең
Урнашкан ул төньяк чигенә.
Яшел үзән дигән гаиләдә
Гомер итми икән кем генә!?
Сул ягыннан чикли мари иле,
Уң ягында чуваш кырлары.
Дус һәм тату булып яши халкы,
Бергә җырлап милли җырларын.
Җырлап яши, эшләп тирен түгә,
Киләчәккә планын кора.
Калабызны дөньяга таныткан,
Хәрби заводлары ни тора?!
Ватан өчен сугыш барган чорда,
Җиңү өчен зур өлеш керткән.
Япь-яшь килеш безнең Яшел Үзән
Сынауларны лаеклы үткән.
Һәм бүген дә зур планнар корып,
Зур хыяллар белән яши ул!
Яшел Үзән чәчәк атсын өчен,
Шәһәрдәшем һәрчак әзер бул!

Фирдәүсә Кәримова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев