Яшел Үзән

Узган гомер үкенечле түгел

Бу гомер дигәннәре, сынаулардан гына торса да, бал-майда йөзеп кенә рәхәттә яшәсәң дә, күз-ачып йомганчы уза да китә икән ул.

Тау Илендә гомер кичерүче Рияз абый Сәлахов та ачлы-туклы үткән балачагын, гөрләп торган яшьлеген, Флюрәсе белән парлашып яшәгән бәхетле елларын бүген сагынып искә ала. Барысы да, начары да, яхшысы да дигәндәй, артта калган һәм ул син яшәгән тормыш.
Рияз Сәлахов 3 яшьлек вакытында ук әтисез кала, сугышка киткән Гаязга туган якларына кайту насыйп булмый. Сугыштан соңгы ачлык, юклык, торгынлык елларын өч балага да нык татырга туры килә.
– Авылда башлангыч белемне алгач, Норлатка йөреп укыдык. Тик кияргә кием юк иде, шуның өчен оялганым әле дә хәтердә. Укып бетереп булмады, ташладым. Вакыты җиткәч, хәрби хезмәткә алындым, өч ел ярым Польшада хезмәт иттем. Туган якка кайткач, читкә китү турында уйлап та карамадым. Кая инде ул авылны ташлап китү! Председатель кая барырга кушса, тиз арада техниканы кабызып чыга идек. Эретеп-ябыш тыручы, тимерче, гараж мөдире булып та эшләдем, – дип искә ала Рияз абый.
Рияз абый кебекләр колхозны торгызу өчен көн-төн эшли. 1997 елда Күгәйдән Тау Иле колхозы булып аерылып чыкканда да Хафиз Зәбиров, Рәхим Фәйзуллин һәм башка авылдашлар белән җир пайларын саклап калу буенча тырышлык күрсәтә, бердәмлек хисен югалтмыйлар. Ул чор буын кешеләре, гомумән, тормышларын хезмәттән башка күз алдына китерми.
Язмам герое солдаттан кайт кач, тормыш юлдашын эзләп, үзе әйтмешли, азрак сайланган була әле һәм Норлаттан Флюрә апа белән танышып, күпмедер вакыт очрашканнан соң, гаилә коралар. Бер-берсенә терәк булып, бик матур яшиләр, менә дигән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Рафаэльләре гаиләсе белән Азнакай шәһәрендә яши, һөнәре буенча теш табибы, Раушания – пешекче, Яшел Үзәндә гомер итә. Төпчекләре Рөстәм исә авыл җанлы, төп нигезне саклап, мал-туар асрап, булсын дип көн күрә. Сак хезмәтендә, клубта эшли. Тормыш иптәшен дә читтән күзләми, ә күршедә генә яшәүче чибәр, уңган-булган Гөлфинәне яр итә. Уллары Рәдиф тә читкә китми, «Тау Иле» хуҗалыгының алдынгы шоферы.
Сәлаховлар 10 башка якын мал-туар асрый, шуларның дүртесе атлар. Соңгы елларда Күгәй, Тау Иле авылларында атлар үрчетүчеләрнең артуы турында язган идем инде. Итен яратып алучылар булгач, ник әле үстермәскә?!
Рияз абый бүгенге тормы шыннан бик канәгать, пар канаты Флюрәсе генә иртәрәк бакыйлыкка күчкән.

56 елдан артык тату, матур гомер кичердек. Сагынам, сагынмаган кая ул! Әле ярый балаларым бар. Улым Рөстәм, киленем Гөлфинә тәрбия сендә тормышыма шөкер итеп яшим. Рәхмәтле мин аларга, бик карыйлар. Гөлфинәм үз кызым кебек якын. Киләчәктә дә шулай исәнлектә яшәргә язсын. Узган гомеремә дә рәхмәтлемен, үкенечле булмады. Хәзер инде капка төбеннән ерак китә алмыйм, шуңа да мине белгән һәркемгә, туган-тумачаларыма сезнең газета аша сәламемне җиткерәсем килә, – ди Рияз абый газета журналистлары белән очрашуына шатланып.

Менә шулай кадер-хөрмәттә, ә иң мөһиме – үзләре булдырган нигездә яшәүче өлкән яшьтәге райондашларыбызны күреп, шатланып кайтабыз. Гомерләре буе туган авылым дип, җан атып яшәүчеләрнең үзләреннән соң да нәсел дәвамчыларын калдырулары алар өчен әйтеп бетерә алмаслык шатлык бит ул. Аллаһ кушып, Сәлаховлар нигезе киләчәктә дә гөрләп торыр дип ышанасы килә. Рияз абыйга әле озак еллар балаларының игелеген күреп яшәргә язсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: