Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Улларым хатыннарына яхшы булсын иде дип телим»

Гомер иткәндә гаиләдәге тынычлыктан да кыйм мәтрәк нәрсә юктыр ул. Үзара аңлашу, хөрмәт һәм татулык – барлык уңышларның, якты хисләрнең нигезе.

Бигрәк тә каенана-килен бер түбә астында яшәгәндә.

Кайнанадан уңган килен –
Бәхетле килен була.
Акыллы килен килсә,
Барын тәртипкә куя.

Хөрмәт итә кайнанасын,
Ире белән дус яши.
Туган тумачаларны да
Күз уңыннан жибәрми.

(И.Камалиева)

Мамадыш-Әкил авы лында Гөлсинә апа белән Самат абый Әшрәповларда булганнан соң, язмамда күп гасырлар дәвамында актуальлеген югалтмый торган килен-каенана мөнәсәбәтен дә язмыйча калдыра алмадым. Чөнки бу нигездәге ике буын хатын-кызның шул кадәр бер-берсен ихтирам итү генә түгел, әни белән кыз кебек иң җылы хисле мөнәсәбәттә яшәүләре, Гөлсинә апаның киленнәре турында күз яшьләре белән мактап сөйләве таң калдырды.

Ике киленнән дә бик уңдык без. Алмаз улым мәктәпне бетергәч Яшел Үзәнгә китеп эшләп алды, шәһәрне үз итмәде, нигез сакчысы булып авылга кайтты, «Красный Восток»та хезмәт куйды, инде хәзер «Каздорстрой»ның Норлат филиалында мастер. Бакырчының уңган кызы Рамиләне үзенә яр итте.

(Язманы тулысынча газетабызның 56нчы санында укыгыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев