Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Саваплы эш җиңел бара

Каратмән мәчетендә үзгәртеп кору эшләре баруы һәм РФ мөселманнары эшмәкәрләре ассоцияция сенең ярдәме турында язган идек инде. Шушы көннәрдә генә редакциябезгә шалтыратып, авылның имамы Әхтәм хәзрәт Ибраһимов кабат шатлыгы һәм алга планнары белән уртаклашты.

– Якын-тирәбездә игелек ле кешеләр барыбер күбрәк һәм халык өчен кирәкле эш тә, Аллаһ ярдәме белән, җай гына бара икән, – диде ул, – менә мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе рәисе Айдар Шаһимәрдәнов тагын йөз мең бирде, «Тат ягода»лылар бу юлы мәчеттә бер бүлмәгә җитәрлек плитка, 12 төп туя агачы белән ярдәм итте. Исән-сау булсак, эшләрне төгәлләп, авылдашларны дин нигезләренә өйрәтү дәресләрен башлап та җибәрербез. Мәчеттә җылы, су, ут бар, шөкер! Яшел Үзәннән бер ханым (әлегә исемен әйтми торыйк) кайтып, теләүчеләрне атнасына бер көн гарәп теленә өйрәтәчәк, ике сәгатьләп дәресләр бирәчәк, Аллаһ боерса.


Әхтәм хәзрәт карат мәнлеләрне бердәм булганнары өчен ихтирам итә, җай чыккан саен авылдашларын мактап кына тора. Бу юлы да зур итеп өмә оештыруларын һәм зират территориясен җыештырып, тәртипкә китерүләре турында сөйләде.

– Һәрвакыттагыча бар халык бердәм рәвештә күркәм эшкә үзеннән өлеш кертте. Һәр йорттан берәр кеше булса да бар иде, мин монда, әлбәттә, андый хезмәтне башкара алучыларны күз алдында тотам, – дип дәвам итте сүзен хәзрәт. – Зиратның бер читеннән су керә иде, шунда Илһам Зиннәтуллин шәхси техникасы белән туфрак ташыды, һәрвакыт ярдәм итә, бервакытта да гозерне кире какканы юк. Барлык авылдашларга, өмәдә катнашкан һәркемгә Аллаһ Тәгалә әҗер-савапларын бирсен, яхшылыклары үзләренә кайтсын! Алга таба да шулай бердәм булып яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев