Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Осиново бистәсендә күппрофильле поликлиника төзүгә керештеләр

Объект «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.

Осиново авылында яшәүчеләр саны соңгы елларда шактый артты. Биредә күпкатлы йортлар төзелгән һәм төзелә, шуңа күрә поликлиникалар булу бик мөһим. Төзелеш федераль бюджеттан субсидияләнә. Объектның гомуми бәясе - 450 075,8 мең сум, шул исәптән 2022 елда финанслау 227 639,8 мең сум тәшкил итәчәк. Бүгенгә котлован әзер, субайлар тулган. Бу эшләр 100%ка үтәлгән. Бинаның мәйданы 4500 кв.м. Анда өлкәннәрне дә, балаларны да кабул итәргә планлаштыралар. Поликлиника сменага 400 баруга исәпләнгән. Эшләрне тәмамлау срогы - 2023 елның 30 ноябренә кадәр. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы илдә 2021 елның гыйнварыннан гамәлгә ашырыла башлады һәм 2025 елга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев