Яшел Үзән

Норлат мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Казанда, Анжела Вавилова фонды оештырган балалар хосписында булып кайтты

Бу балалар киләчәктә үзләрен медицина белән бәйләргә һәм медицина уку йортларына укырга керергә тели.

Якташыбыз, Норлат авылы кызы, хосписның баш табибы Галия Хисамова мәктәпкә очрашуга кайткач, медицина белән кызыксынучыларны чакырып киткән була. Балалар хоспистагы тормышны үз күзләре белән күреп, хезмәткәрләр белән аралашып кайтты.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының барлык хыяллары тормышка ашуын телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: