Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ничек кул күтәрелә шуңа

Тагын бер кабат тирә-юне безне чүпләү мәсьәләсе турында искә төшерми булмый.

 

Чөнки вакыты шул, кар астыннан чыккан һәм тәртипсезлегебезне күрсәтеп торучы «байлык» бөтен җирдә күзгә ташлана. Авылларда урамнар ярыйсы, аунап яткан нәрсәләрне язын халык үзе чистарткалый, ә менә юл кырыйларында харап инде!
Машиналарыбызга утырып, тегендә-монда җилдергәндә чүп-чар, буш шешәләрне автомобилебезнең тәрәзәләрен төшереп кенә томырып калдырабыз. Кәнфит пичәте череп юкка да чыгар инде, ә менә пыяла, пластик савытлар мәңге шул ташлаган урыннарында ятачак бит! Ничек кешенең кулы күтәрелә шуңа?! Калдыкларыңны машинаңда җыеп барып, урыныңа барып җиткәч чүп савытына ташлап булмыймени аны?
Бу проблеманы яктыртып газетабызның социаль челтәрләренә Уразлы якларында төшерелгән видеоязма да урнаштырган идек. Биредә куелган QR-кодка телефоннарыгызны көйләп, кереп карый да аласыз. Ләкин бер Уразлы юл читләрендә генә шулай дип уйлый күрмәгез, барлык авылларда шул хәл. Һәм менә кемнәрнеңдер тәрбия сезлеге, гамәлләренең алдын-артын уйлап тормаулары аркасында, җирлекләрдә эшләүчеләр чыгып шуларны җыештырырга тиеш. Әлбәттә, аларның бит башка эшләре юк! Шул, юл кырыйларын гына җыеп йөрисе.
Кешеләр төрле шул: кемдер кая эләкте, ничек эләкте шунда ташлый үз пычрагын, хәтта өеннән алып чыккан бер пакет чүп-чарын да юл уртасына куеп калдырырга мөмкин, исе дә китми. Ә кемнеңдер кәнфит пичәтен җиргә ташларга да кулы күтәрелми. Кемнең эчендә нәрсә инде – дөньяга шуны тарата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X