Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле - талантлар иле дип юкка гына әйтмиләр

Безнең Мулла Иле авылында менә шундый җыр-моңга сәләтле кыз үсә.

Ул Айгөл Зөлфәт кызы Шакирова. Аны күпләрегез белә инде. Без аның турында үзебезнең шушы төркемебездә гел язып киләбез, аның җырларын яктыртып барырга тырышабыз.
Айгөлнең әтисе Олы Ачасыр авылы егете. Бүгенге көндә кызганычка каршы ул бу якты дөньяда юк инде. Әтисенең юклыгын сиздермәс өчен, әнисе Гөлнара барлык яратуын, назын кызганмыйча Айгөлгә бирә. Гөлнара бик тырыш, чая, эшчән ханым. Кызы өчен барысын да эшли. Шәһәргә укырга да алып бара, төрле -төрле район, республикакүләм бәйгеләргә дә йөртә. Айгөлгә моң әтисе ягыннан күчкәндер. Әтисе дә бик матур җырлый торган булган.
Айгөл гади кыз түгел, ул бик талантлы. Дөресен әйтәм, Алаһы Тәгалә аңа күрү сәләтен бирмәсә дә, моңны, өеп биргән. Андагы тавыш, моң бик югары дәрәҗәдә. Аны тыныч кына тыңлап булмый, каз тәне чыгып тәнне чымырдата. Ул җырлый, мөнәҗәтләр көйли, озын-озын шигырьләр укый. Бер сүз белән әйткәндә Афәрин диясе генә килә.
Бүген Айгөл әнисе белән мәдәният йортына репетициягә керде Сер итеп кенә әйтәм алар яңадан бер бик тә күркәм бәйгегә әзерләнәләр. Менә шул форсаттан файдаланып Айгөллнең матур җырларын видеога төшердек әле. Искиткеч тавыш, соклангыч моң Айгөлдә. Киләчәктә дә моң чишмәң ташып торсын, үзеңнең матур тавышың белән тирә-юньдәгеләрне сөендереп яшәргә язсын Айгөл!

#Авылымныңгүзәлкешеләре #МуллаИлеавылы #Муллаилемәдәниятйорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X