"Мәчеттә балалар көлүен ишетмәсәгез, киләчәк буын өчен борчылыгыз" Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен
Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен булгач, кардәшләргә дә ошый.
Икенче юнәлеш – мохтаҗ балалар дигәч, эчүчелеккә сабышкан, наркотик матдәләргә бәйле әти-әниләрнең балалары күзалдыма килде. Үземнең балаларны кочаклаганда, шул балалар күзалдына килә. Аларның әти-әниләре белән эш итүне үзебезгә максат итеп куйдык. Без аларның өйләренә йөри башладык. Шулай итеп, ике генә ящик калдырдык: берсе – мәчеткә сәдака һәм икенчесе – мохтаҗ балаларга ярдәм итү. Монда мохтаҗ балалы 11 гаилә җыелды. Диненә, милләтенә карамыйбыз, ярдәм итәбез. Беренче килгәндә яхшы каршы алып, икенчесендә ишекне бикләп куючылар да бар. Балалары өчен килүебезне, бүләк алып, яхшылык белән килүебезне әйтәбез. Кайберләре, әлһәмдүллилаһ, исерек булса да, шатлана, аңлый, кайберләре мәчеткә килергә теләк белдерә.
Өченче юнәлешкә килгәндә, Осиново авылы җинаятьчелек, балалар арасында юньсезлек белән билгеле. Безгә балалар күп йөрү сәбәпле, миндә балаларга бәйле мәгълүмат тупланды. Алар белән эшне башлап җибәрдек. Үзебез, ким дигәндә 5-6 мөселман кешесе, атна саен алар футбол уйный торган җиргә барабыз, алар белән уйныйбыз. Әгәр без 2-3 кенә булсак, алар безне җиңә. Ягъни атмосфера, мохит аларныкы була, ә без күбрәк булсак, алар безнең мохиткә керә башлый. Мисал өчен, бездә кагыйдә – каршы сүз әйттең, сүгендең, ике тапкыр «отжимание» ясыйсың. Беренче көнне алар олы, кече дип карамадылар, аларга хәзрәт ни, башка кеше ни. Сөйләшә-сөйләшә хәзер инде, әлһәмдүллилаһ, сүгенми башладылар, ә сүгенгәннәре кеше күрмәгәндә генә ике «отжимание» ясый. Безнең янда тәмәке тартмый башладылар. Атнага бер булса да, шундый очрашу үткәрергә уйлыйбыз. Мәчеттә булган «Яшь көч» ос таханәсен Осиново уртасында барлык яшүсмерләр өчен оеш тырачакбыз. Бу робототехника юнәлешендә булачак. Мин Яшел Үзән администрациясендә моны каникул вакытында һәр көнне уздырырга тәкъдим иттем. Төп кирәкле нәрсә – ул инвентарь, җиһазлар. Без моны эшли баш ладык инде, өстәл теннисы алдык, уклар, футбол кыры бар. Яшел Үзән хакимиятенә, район башлыгына мәйданчык сорап, хат юлланды, бер оешма ярдәм итәргә вәгъдә биргән иде. Спорт мәйданчыгы булса, бу эш китәчәк. Ике яшь студент белән сөйләшенгән, мин аларга күрсәтәчәкмен, алар бу эшне үз өсләренә алып, дәвам итәргә әзер. Бу яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне бетерүнең бер чарасы булачак. Җинаятьчелек шул шөгыль булмаудан, эшсез йөрүдән башлана бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев