Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәйнең нурлы китапханәчесе

Татар телле райондашларыбыз өчен чыга торган газетабызга яңа елның беренче ярты еллыгына язылу кампаниясе тулы көченә бара һәм җитмәсә, әлегә ташламалы бәядән.

Шушы чорда «Яшел Үзән»ебезнең һәм аны яшәтү өчен хәлдән килгән-килмәгәнне эшләргә тырышкан баш мөхәрриребезнең, журналистларның, гомумән, барлык редакция хез мәт кәрлә ренең яз мы шы хәл ите лә дияр гә була. Шул ук вакытта, татар мил лә теннән булган якташларыбызның үзаңлылыклары, бер дәмлекләре сынала. Монда һәр авыл ның үз күрсәткече.

– «Яшел Үзән»гә ничек язылмыйсың инде?! Ул бит безнең район газетасы! Бөтен яңалыклар шунда. Без аны көтеп алабыз! Әле ирем белән тарткалашабыз да, беренче булып укыйсы килә. Чынлап менә, чын күңелемнән әйтәм, – дип, шундый сүзләре белән күңеллә ребезгә шатлык салды Күгәй авылында 41 ел буе китапханәче булып эшләүче Гөлсу Гафарова. – Иң алдан беренче битен укыйбыз, яңалыкларга күз йөртеп чыгабыз, аннары инде уртасындагы язмаларга күчәбез. Кемнәрне, кайсы авылларны яздылар икән дип кызыксынабыз. Без белгән кешеләрме икән, безнең авылларны төшермәделәрме икән дибез. Яратабыз. Үзебезнеке бит инде ул, килеп кенә торсын!


Гөлсу ханымның бу сүзләре ихласлыгы интонациясеннән дә, күзләреннән дә сизелеп торды. Аңа һәм шулай уйлап, газетабызга язылучы райондашларыбызга иң җылы рәхмәтләребезне юллыйбыз. Без сезнең өчен эшлибез!


Ә «Яшел Үзән»нең озак еллардан бирле тугры дуслары булган Гөлсу һәм Марсель Гафаровларга килгәндә, икесе дә төп күгәйлеләр алар. Гаилә башлыгының армия сафларында ике ел хезмәтен санамаганда, гомерләре буе да беркая читкә китеп карамаганнар.
Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Гөлсу иптәш кызлары белән укырга шәһәргә китәргә планлаштыра. Әмма ул вакытта авыл советы җитәкчесе булып торган Рәшит Гайнуллин кызны лаеклы ялга чыккан китапханәче урынына калырга күндерә.
– Шулай итеп калдым. Алабуга культура-агарту көллиятендә читтән торып укыдым. Менә бүгенге көнгә кадәр, 41 ел буе бер урында эшлим, – ди Гөлсу ханым.
Гел елмаеп, йөзеннән нур бөркеп торган, бөтерчек кебек тиктормас әңгәмәдәшем сүзгә саран булып чыкты. «Ничек итеп үзең турында сөйләп булсын инде, мактанган кебек була бит ул», – ди. Әле ярый җирлек башлыгы Фәния Хисаметдинова безнең белән иде, бу сокландыргыч гаилә турында ул «мактанды»:
Гөлсу апа беренче көннән үк үз эшен җиренә җиткереп башкарды. Китапханә көне буе ачык булды, китаплар, каталог тәртипкә салынды, стеллажлар уңайлы итеп куелды, яңа китаплар кайтты. Клубка чыгучылар, яшьләр кереп утыра иде. Төрле түгәрәкләр эшли башлады һәм бүгенге көнгә кадәр шулай. «Китап укучылар», «Бәйләү» түгәрәкләренә олы яшьтәгеләр дә йөри. Китапханәнең берәр чара оештырмыйча, буш торганы юк. Ел саен Сабан туенда яхшы укучыларга бүләкләр бирәбез. Курчак театрлары куялар, мәдәният йорты белән бик тыгыз элемтәдә яшиләр. Беләсегез килсә, Марсель абый бик оста гармунчы, бер концерт та, чаралар да алар икесеннән башка узмый: икесе дә артистлар кебек. Китапханәләр конкурсларында катнашып, Мактау грамоталарына лаек булды. Мәктәп укучылары гына түгел, балалар бакчасына йөрүчеләрне дә үзенә кунак итеп чакыра, китап дөньясы белән таныштыра. Гөлсу апа беркайчан да колхоз эшеннән дә калмаган: кырда эшләүчеләрне ашату, полевой станда стендлар ясау, чөгендере дә, бәрәңгесе дә калмады, гомере буе «весада» булды. Бу гаилә турында күпме генә сөйләсәң дә, бер начар сүз дә әйтеп булмый. Иренең дә кулы алтын, халыкча итеп әйтсәк, таштан тимер коя. Йорт җирләрен карагыз, барысын да үз тырышлыклары, үз куллары белән булдырылган. Алар шул кадәр пар килгән, икесе дә уңганнар-булганнар, ачыклар, киң күңеллеләр.
Гаиләдә төпчек ул – нигез сакчысы булганлыктан, Марсель читкә чыгып китәргә уйламый да. Армиядән кайткач, бер туйда урыннары күрше кызы Гөлсу белән янәшә туры килә. Менә шул көннән орчык кадәрле, елмайса – күзне камаштырырлык чибәр кыз мәңгегә аның йөрәгенә кереп урнаша. Бер авылда туып үскән булсалар да, озак итеп, биш ел дәвамында сынашып йөри алар. Шуннан соң гына кавышалар. Гөлсу апа килен булып төшкәндә иренең әбисе дә исән була әле. Шулай итеп, ул 28 ел дәвамында каенана, 29 ел каената белән килен буларак гомер итә, алар олыгайгач, кадер-хөрмәттә тәрбияләп, карап, соңгы юлга озаталар. Ире Марсельнең ныклы иңнәрен, яклавын һәм яратуын тоеп яшәгәнгә, тормыш сынауларына бирешмичә, аңлашып, бер-берсенә терәк булып гомер итә алар. Ике кызлары – йолдызлары да инде буй җиткән, югары белемлеләр, гаиләлеләр. Әти-әниләрен дүрт онык белән сөендергәннәр. Авылга еш кайтып, зур хуҗалыкта гел булышып яшиләр. Тырыш, уңган гаилә терлеген дә, кош-кортын да күпләп асрый: ике сыер, җиде үгез, тагын тавык-үрдәкләре, ике бакча бәрәңге, яшелчәләре... СөбеһанАллаһ, күзләр тимәсен! Авылның иҗтимагый тормышында да кайнарга, яңа спектакльләргә, концертларга йөрергә дә өлгерә алар. Тирән картлыккача парлашып, һәр туган көнгә шатланып гомер итүләр насыйп булсын сезгә, хөрмәтле Гафаровлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев