Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

КИШТӘЛӘРНЕ РӘТЛӘП КЕНӘ КУЯМ...

Халык тапшырган китапларны пичәтләп, исемлеккә кертеп, китапханә киштәләренә урнаштырып кына куям, тагын бер мәрхәмәтлесе китап төяп килеп җитә.

Әй сөенәм инде: элеккеге китапханәгә дәүләт 66 ел дәвамында нибары 4 мең китап кайтарткан булса, монда халык бер ел эчендә шулкадәр китап җыеп тапшырды.
Бу юлы Сабитова Сания төянеп килгән. Әй ташыды да инде сумка-сумка китап, күршедә генә бит! Фотодагысы әле бер өлеше генә.
Сабитовлар балалар үстергәндә китап укуга зур игътибар биргән. Сания ханым үзе дә китап укырга ярата икән. Менә хәзер гаилә китапханәсенең бер өлешен авыл китапханәсенә тапшырырга булган. Рәхмәт Сезгә, Сания ханым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев