Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Хәрәкәт булганда яшибез

Кояшлы, язгы матур көннең кадерен белеп калырга тырыша якташларыбыз.

Шулай, авыл кырларына җәелгән суга хозурланып барганда, скандинавия таякларын тотып йөргән бер төркем апалар каршыбызга очрады.
Скандинавия йөреше – физик активлыкның бер төре ул. Үзенең аерым методикасы, йөрү техникасы, махсус таягы да булган, әле чагыштырмача яңа төр саналган әлеге шөгыльне үз итүче райондашларыбыз көннән-көн арта.
– Скандинавия йөреше белән инде күптәннән шөгыльләнәбез. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип юкка гына әйтмиләр. Урам әйләнеп, саф һава сулап кайткач, үзебездә җиңеллек, рәхәтлек сизәбез. Дөнья хәлләрен сөйләшеп, аралашып, язгы табигатебезгә сокланып, күңелебезгә тынычлык алабыз, – ди әңгәмәдәшләребез Фәния Уразова, Фәһимә Сафиуллина, Фәрдагалия Уразова һәм Әминә Сөнгатуллина.
Шушы күркәм апаларның газета укучыларыбыз булуы йөрәкләргә май булып ятты. «Язылдык, «Яшел Үзән»гә язылабыз, әбизәтелно», – дигән сүзләреннән бөтенләй эрепләр киттек. Рәхмәт яусын сезгә, киләчәктә дә шулай сәламәт булып, тыныч тормышта газетабызны укып, бүгенгедәй көр күңел белән яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев