Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ярый әле хәтер сандыгым бай

Әййй, беркайчан да онытылмый, һәр яз саен сагындырып искә төшә торган хатирәләр... Кар сулары эреп, бөтен урамны тутырып аккан гөрләвектән башлана иде һәр хуҗалыктагы язгы тамаша...

Әййй, беркайчан да онытылмый, һәр яз саен сагындырып искә төшә торган хатирәләр... Кар сулары эреп, бөтен урамны тутырып аккан гөрләвектән башлана иде һәр хуҗалыктагы язгы тамаша... Күгәй урамнарының ике ягында гына, кызыл эчле галуш белән йөри торган сукмакларны онытмаган мин генә түгелдер ул... Тиздән, озак көттерми баш калкытачак яшел чирәм, бөтендөньяны яшеллеккә күмеп, киләсе җәйне көткән бер бала-чага гына түгел, олылар да иде…

Күгәйнең һәрбер урамында «праука» (урысча переулок сүзеннәндер инде) дип йөргән урыннар бар. Урта, Морза, Хәйруллин урамнары хәтерлидер аны, чөнки ватык шешә төбен атып уйный торган «тыркын» уенын бөтен якын-тирә урамнар шул «праукада» башлый идек. Анда җир тиз кибеп, бала-чагага уйнар өчен менә дигән урын булды ул.
Апрель урталарында һәрбер хуҗалыкта язгы эш тагы да кыза бара... Шуларның беренчесе: орлыкка салып куйган бәрәңге чыгарудан башланып, сарык йоны кырку белән дәвам итә.
Бала-чага, әниләренең ертык оекларыннан ясалган бәйләвеч белән бәйләгән сарык аякларын, чишелеп китмәсен дип сак­лый, олылар утыра-­ята йон кыр­кый, чөнки озак көттерми, май башында, кыш буе абзарда яткан терлекләр көтүгә чыга башлый. Ул көнгә һәрберебез ныклап әзерләнә, кеше алдында оятка калмаслык итеп кыркылган сарыклар, мөгезләренә матур чуклар бәйләп, көтүгә озатылачак сыерлар, «без инде әзер» дип капка ачылышына таба атлыйлар…

Бөтен Күгәй халкы, кимендә 6-7 баш сарык, 1 баш эре терлекләрен озаткач, җиңел сулап куя. Хәзерге кебек көтүчеләр эзләп йөрисе юк, Кармыш авылыннан Хәбибрахман абый үзенең уллары белән авыл көтүен намус белән көтте ул елларны. Аның бу эшкә шулкадәр бөтен күңелен биреп эшләве, һәрбер сыерны, хәтта сарыкка кадәр танып, хуҗаларын белүдән күренә иде... Хәбибрахман абый авылда хөрмәтле кеше саналды, һәр өйдә кунып, әбәт ашап, кунаклардай каршы алдык аларны.
Ахырда Хәбибрахман абыйның бергә көтү көткән малае Хамиз абый, авылыбызның Алан башы урамы кызы Оркыя апага өйләнеп, китеп бардылар. Бер кулын терсәктән өстә югалткан абыйны күгәйлеләр хәтерлидер әле.
Ә көтү кайтканны каршы алу үзенә күрә бер күңелле тарих... Кичке якта олыраклар кесәсенә ипи тутырып, сыер-сарыгын каршыларга ашыга, балалар үзләре кадәр таяклар алып, Кушкапка урамына көтү каршыларга җыела идек. Безнең җыелу урыны Әүхәтов Ярхәм абыйлар капка төбендә, лапта уйнап, уенга катнашмаганнар көнбагыш чиртеп утыру иде. Ул чакны колхозга утыртырга алып кайткан «чимәнке»дән авыз итмәгән кеше калмагандыр. Урларга кешеләре булганнар – урлап, кешеләре булмаганнар – сорап алып, чимәнкесез кеше калмый иде авылда... Бөтен өйдән кыздырылган чимәнке исе килеп, һәр кешенең кесәсендә булды, әййй, чиртеп тә карадык аны... Хатын-кызлар – Кафия апалар капка төбенә, каршы яктагы чирәмгә ир-атлар утырып, кайсы кырын ятып, Сәкинә апа бакчасы буендагы бүрәнәгә утырып, соңгы авыл яңалыклары белән танышу өчен, көтү кайтырга берәр сәгать кала килеп утыру мәҗбүри санала иде. Бернинди радио-телевизор, телефон кирәкми, бөтен яңалыкны көтү күренгәнче белеп өлгерә идек. Менә чыбыркы тавышы ишетелү белән, бөтен халык «оборонага» торып баса, кемнең сыеры икенче урамга кереп китеп, кайсыбызның бәрәне сарыгыннан аерылып калып, олыраклар бала-чагага «минекеләрне куркытасың бит» дип, таяк белән болгап алулар, ата – улны, ана – кызны белми дигәндәй, кычкырыш, акырыш, чабыш – көтү туктаганчы дәвам итә.
Аннары адашып өйгә кайтмаган бәрәннәрне эзләргә чыгабыз: кызыл чүпрәк, яшел буяу, колагын кискәннәрне... Күп вакыт адашкан сарыкның капка төбенә бездән алда кайтып басулар да булгалады. Шәхсән үзем, күршем Гөлинә апа Гафарова белән, Алан башына кадәр барып эзләгән чаклар булды. Терлек-туар асрау никадәр авыр хезмәт булса да, иртә белән капкалардан тезелешеп чыккан сыер-сарык­лар Күгәй халкының иң зур байлыгы булды һәм хәзер дә шулайдыр дип уйлыйм. Чөнки көтү чыкканда авыл җанлы була, көтү куу, сыер каршылаулар халыкка бер-берсе белән гапләшү, бергә-бердәм яшәү мөмкинлеге дә бирә бит.
Ул чакларда урам тулы көтү кайтканын, машиналар туктап көтеп тора иде... Хәзер авылыбыз­да көтүләр зур түгел инде. Сәбәбе авыл картаюда түгел, яшьрәк буынның терлек асрап газап чигәсе килми. Чөнки сөт бәясе арзан, сыер асрап мәшәкатьләнгәнче, итен-сөтен сатып алуың файдалырак дип саныйлар. Җәй җитә башласа, көтүче табу белән дә кыенлыклар килеп туа. Менә икенче ел рәттән һаман чишелмәслек мәсьәләне, «электропастух» кулланып чиште безнекеләр... Авылда бөтен күрше җые­лып бәрәңге утыртуның никадәр күңелле икәнен тасвирлап тормыйм. Бергә-бердәм, аралашып яшәү – авылда иң рәхәт мизгелләр шул...
Аннары Сабантуйлар житкәнче өй юулар башлана... Ул үзенә күрә бер кызык традиция инде. Үз өебездә җыештырып бетергәч, сыйныфташларга, аннары үзе юа алмый торган олы әби-апаларга булыша идек... Ул вакыттагы юкә мунчала белән юган өй бүрәнәсеннән чыккан ис, хәзергәчә онытылмый, ниндидер күңелгә рәхәтлек бирә... Аннары Сабантуйлар... Анда катнашмасаң да, ул Сабантуйга кеше күрергә, үзеңне күрсәтергә чыгу өчен әзерлек бер ай алдан башлана иде. Сабантуйга кияргә яңа күлмәкләр алумы, тектерүме – мөһим түгел, тик яңа гына булсын! Әле Сабантуй беткәч тә, «фәлән авылда кем батыр калды икән», дип сөйләшүләр дәвам итә иде. Шуның белән язгы мәшәкатьләр бетеп, җәйнең матурлыгына хозурлана-хозурлана, бакча чүпләре, аннары кышка кайнатма ясаулар, тозлаулар, җиләк җыюлар чорына күчәбез...
Шул чакларны сагынып, кире кайтарып булмаганга күңелсезрәк булса да, әле ярый истәлекләр язарлык хәтер сандыгым бай дип сөенеп, барча авылдашларга сау-сәламәт булып, киләсе җәйләр уңышлы, дөньялар имин булып, сугышлар бетсә иде дигән теләктә каламын.

Әййй, беркайчан да онытылмый, һәр яз саен сагындырып искә төшә торган хатирәләр... Кар сулары эреп, бөтен урамны тутырып аккан гөрләвектән башлана иде һәр хуҗалыктагы язгы тамаша...

Зөлфия Хәйруллина.
Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев