Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Фотога төшереп яту белән генә эш бармый ул

Әле кичә генә социаль челтәрләребезгә Бакырчыдан килеп ирешкән чүп өемнәре аунап яткан фотоларны куйган идек.

“Бөтен дөньяга чыгарганчы, чыгып җыештырырга кирәк. Фотога төшереп яту белән генә эш бармый ул! Кешесе дә бит аның тулган контейнерны күрә торып ташлый, азрак көтеп торсалар да була алып киткәннәрен,” – дип канәгатьсезлек белдереп редакциягә шалтыратучылар шактый булды.

Бердәм, тырыш халкы яшәгән Бакырчы авылында мондый күренешнең булуы башка сыймаслык бит дип, уйларга да өлгермәдек, бүген яңа фотоотчет килеп иреште. Ялт иттергәннәр! Әбисе дә, бәбисе дә дигәндәй, өмә ясап, чүп-чарны чистартканнар. Аллаһ кушып, машина да килгән. Инде бу тәртипне саклау һәркемнең үзеннән тора. Афәрин, битараф булмаган авыл халкына рәхмәттән башка сүз юк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе шул фотога гына тошерелгэн. Бер ел буена килеп караучы булмады. Звонит итэ итэ аптырагач сезгэ жибэрелде. Бу якта кеше юк диеп мусор контейнерларын китереп куйдыларда, ярты авыл мусорын без жыерга тиешме.. Без узебез якны атна саен диярдек жыябыз чонки мусор безгэ оча. Авыл сэхифэсенэ язгачта беркем кушылмады сина барыбер тугелме диючелэр булды.

    2
    X