Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Чистарыныр чак җитте

Кар шәһәр җирлегендә генә түгел, авылда да эреп бетте диярлек.

Һәм аның астында яшеренеп яткан чүп-чар күзгә күренеп, тирә-юнебезне ямьсезләндереп тора. Узган ялларда район һәм шәһәр җирлекләрендә өмәләр гөрләде.

Ул пластик шешәләр дә, пакет һәм башка чүп тә һавадан яумаган, билгеле. Ни кызганыч, кайберәүләрнең ана җиребезне чүпләргә кулы күтәрелә шул. Һәм андыйларның өмәләрдә катнашулары да икеле. Яшәгән җиребезне чисталыкта тоту кебек гади генә төшенчәләр, әлбәттә, кечкенәдән тәрбия ләнер гә тиеш тә бит...
Зурлап өмәләр үткәргән авыл җир лек ләрен башкаларга да үрнәк итеп күрсәтәсе килә. Бакырчы авылында, мәсәлән, чишмә буенда зур өмә оештырылды. «Күп кеше катнашты. Һәрберсенә читтә калмаганнары өчен зур рәхмәт», – дип сөйли мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Сәлахиева.
Иман йорты балкып торсын дип, Бәчек авылы халкы да өмәгә чыкты.
– Балалар үзләренең мәйданчыгын җыйды, олылар мәчет тирәсен чистартты, – дип сөйли җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. – Килгән, булышкан кешеләргә Аллаһның рәхмәтләре яусын.
К.Насыйри исемендәге архитектура-этнография комп лексы хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән берлектә, «ЭкоЯз – 2022» акциясе кысаларында «Чиста парк» чарасында катнашты. Һәм авыл уртасындагы җәйге бакча- паркын кипкән үләннәрдән, яфрак лардан чистартып, тыр ма лады. Тиздән биредә авыл ның тирә-юненә битараф булмаганнар көче белән аллы-гөлле чәчәкләр утыртылыр. Шулай карап, тәрбияләп торганда гына матурлыкка ирешеп була торгандыр ул. Ә өмәдә катнашкан һәркемгә рәхмәттән башка сүз юк.
Узган ялда өмәләр, югары да әйтелгән авыллардан тыш, Норлат, Карашәм, Урысбага, Күгәй җирлекләрендә дә уз ды. Язгы өмәләрдә һәркем үзеннән өлеш кертә ала, капка төпләрен җыештыру белән генә чикләнмичә, тыкрык буйларын, күрше-тирәдәге ташландык йорт тирәсен азрак тәртипкә салсак та бик әйбәт булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X