Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бүлек командиры Рөстәм Зыятдинов: «Бары тик алга! Җиңү белән кайтачакбыз!»

Безнең Яшел Үзән районында батыр йөрәкле, Ватаны өчен янып-көеп, кайгыртып яшәүче ир-егетләребез күп.

Моны Украинада барган махсус хәрби операция яхшы исбатлады. Алар арасында норлатлылар аерылып тора дип әйтү дә дөрес булыр. Бу авылдан контракт буенча хезмәт итүчеләр дә бар.

Шуларның берсе – Рөстәм Зыятдинов.

Без аның белән кыска вакытлы ялга кайткач, беренче тапкыр узган елның февралендә, Җиңү паркында митингта күрешеп сөйләшкән идек. Менә хәзер дә очрашуыбыз аның чираттагы ялга кайтып килгән вакытына туры килде. Рөстәм Зыятдинов Татарстанның «Тимер» батальоны сугышчысы, Норлат авылында туып-үскән, гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Хәрби операциядә хезмәт итүенә быел августта ике ел була. Ул бу операциягә үз теләге белән, иленә кыен вакытта ярдәм кирәген чын күңелдән аңлап, хезмәтенең гади булмаячагын белеп киткән кеше.

Шуңа күрә ул хәзер дә бер икеләнүләрсез кыска итеп: «Хезмәтем бара, Ватанны фашистлардан саклыйбыз, алга барабыз, җиңү белән кайтачакбыз!» – дип әйтә дә.

Без дә көтәбез! һәр барчасының исән-сау әйләнеп кайтуын бик көтәбез. Рөстәмне әтисе-әнисе, хатыны һәм ике баласы да көтә. Алдагы көннәрдә дә яхшы хәбәрләр генә ишетергә язсын иде дибез.

Моңа кадәр Запорожье өлкәсендә булган Рөстәм Зыятдинов хәзерге вакытта Донецк өлкәсендә тәэмин итү взводының бүлек командиры булып хезмәт итә. Бу бүлек хәрби операциядә катнашучыларның хуҗалык проблемаларын хәл итә һәм бөтен техниканы ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итә. Яшәүләре һаман да шул блиндажларда уза. Алар анда яшәргә өйрәнгән, үзләренә кирәкле шартларны тудырган. Ашау-эчүгә дә зарлары юк, җайлашканнар. Рөстәмнең хезмәте бик җавап­лы һәм куркыныч дип әйтергә кирәк. Чөнки ягулыксыз сугыш машиналарының берсе дә бер метр да алга бара алмаячак. Алгы сызыкка ягулык ташу, төннәрен фараларны сүндереп йөрү билгеле бер осталык таләп итә. Өстәвенә, таныш булмаган урыннар, дошман уты астына эләгүләр – барысы да була. Ә кыюларны, батыр йөрәклеләрне сугышта пуля да алмый дип әйтү дөрес ул. Алда да аларны Аллаһ Тәгалә саклый күрсен.

Рөстәм дә юкка гына исеме җисеменә туры килгән «Тимер» батальонына туры килмәгән. Инде хезмәтенә ике еллап вакыт узса да, сугышның бөтен кыенлыгын үз җилкәсендә татырга туры килсә дә, Рөстәм Зыятдиновның тел төбендә киткәненә үкенү хисе сизелми. Әмма ялларга бик атлыгып, сагынып кайта. Әтиләренең кайтасын белгән улы Әскәрнең дә, кызы Әдиләнең, хатыны Алсуның да шатлык-сөенечләренең чиге юк.

Ә менә Рөстәмнең әти-әниләре Әлфия һәм Фәрит Зыятдиновлар турында аерым әйтеп китәргә кирәк. Аларның, әлбәттә, улларының исән-имин кайтуын теләмәгән, догаларыннан калдырмаган көннәре юктыр. Әмма Рөстәмнең Ватаны өчен намус белән хезмәт итүенә бик горурланып яшиләр һәм сугышчыларны реаль ярдәмнәреннән дә, догаларыннан да ташламыйлар. Менә бу юлы да Рөстәмнең ялга кайтуы – әтисе Фәрит Зыятдиновның гуманитар ярдәмне шәхсән урынга озатып баруы белән туры килгән. Ярдәм арасында өч мотоцикл да бар бит әле. Мондый техника да сугыш кырында бик кирәк икән, аларда корал һәм ракеталар да ташыйлар, кирәк чакта кешеләрне һәм медикларны да йөртәләр. Димәк, Рөстәмнең әтисе дә җиңүгә үзеннән саллы гына өлеш кертә дигән сүз. Ә норлатлылар даими җыеп җибәрә торган гуманитар ярдәм турында без даими язып торабыз.

Рөстәм бу юлы 18 көн ял итәчәк. Ялга планнары да бик зурдан аның.

«Эш бик күп, гаиләгә, балаларга, әти-әнигә ярдәм итәргә кирәк!» – ди ул.

Ялга кайтып та, ял итеп кенә яту уена да килми. Үзе югында ул гына эшли алган күпме эше җыелган. Менә нинди безнең Татарстаннан сугышчы ир-егетләр, кайда да сынатмыйлар һәм сынатмаячакларына шик тә юк.

Ялга кайтыр алдыннан гына Рөстәм якташы – Норлат балалар йортында тәрбияләнгән һәм хәзер хәрби операциягә контракт төзеп килгән Юрий Мухаев белән очрашкан. Юра медицина хезмәткәре булып хезмәт итәчәк икән. Менә шулай якташлар белән очрашу да бер җиңеллек бирә, сагынуларны баса.

Ә хәзергә Рөстәм Зыятдиновка ялларының тыныч һәм шатлыклы узуын, туганнарының һәркайсы белән рәхәтләнеп очрашып аралашуын, кире китәр алдыннан аз булса да ял да итеп алуын телибез. Алдагы авыр хезмәтендә бары җиңүләр генә юлдаш булсын! Ә безнең герой хезмәт итә торган нык­лы исемле «Тимер» батальоны егетләренең – ышанычлы ил сакчылары булуын без хәзер яхшы беләбез. Аларның һәркайсы белән разведкага бер икеләнүсез барырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев