Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бу дөньяда булганыңа рәхмәт, әнием!

Мулла Иле мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, Туган телләр һәм халык лар бердәмлеге елы уңаеннан, Аналар көненә багышланган «Бу дөнья да булганыңа рәхмәт, Әнием!» дип исемләнгән концерты булып узды.

Бу бәйрәм башкаларына караганда җылырак та, ягымлырак та, якынрак та иде. Чөнки, чарага авылыбыз да кайнана белән яшәүче киленнәрне кунак итеп чакырган идек.

Тормышта каенана-килен проблемасы һәрчак туып тора. Бик күпләр бер-беренә яраклаша алмый яки үзләренә җай эзләп, аерым яшәүне кулайрак күрә. Ә безнең авылыбызда бер-берсен хөрмәт итеп, гаилә чылбырын саклап килүче каенана белән килен бергә яшәгән гаиләләр шактый. Аңлашып гомер иткән, яратып, ярдәмләшеп яшәгән гаиләләрдә генә бәрәкәт һәм бәхет була.
Каенана һәм килен... Бу ике сүз арасында никадәр серлелек, никадәр җылылык, хөрмәт, ярату һәм рәхмәт хисе...

Бу бәйрәмдә зур тормыш тәҗрибәсе булган, ирләрен яратып, каенаналарын кадерләп яшәүче акыллы, сабыр, итәгатьле җиде килен катнашты.
Фәнзия Гарифуллина каенанасы Фәрзәнә апа белән 25 ел бергә тату булып яши. Өч ир-егет үстерәләр. «Шушы көннәр дә үзем дә каенана булырга торам. Үзем ничек, киленем дә шулай булыр, Аллаһ боерса», – дип сөенеп сөйли Фәнзия.
Наталья Җиһаншина кае нанасы Сания апа белән 24 елдан бирле бергә тату гомер кичерәләр. Килен каенана туфрагыннан дип, бик дөрес әйтәләр шул. Сания апаның үзенең дә өч егет, килене дә үзенә охшап төшкән. Ул да өч ир-егет алып кайтты. «Төп йорттан кешенең беткәне юк. Бәйрәм һәм ял көннәрендә, гаиләдә егермешәр кеше булабыз», – ди ул.

Сөмбел Сәлахиева каенанасы Гөлсинә апа белән 17 ел бергә тату гомер итә. Гөлсинә апа һәрвакыт ярдәмчел, киң күңелле Сөмбелне үз кызы кебек якын күрә. «Тормышта бер-береңә юл куеп, бер-береңне хөрмәтләп, яратып яшәсәң генә, гаиләдә тынычлык, бәхет була», – ди Сөмбел. Аларда бер кыз, бер егет үсеп килә.
Гөлназ Садыйкова каенанасы Сания апа белән 20 елдан бирле яшиләр. «Сүзгә килгәнебез юк, балаларымны караша. Ачык йозакка кайтып керүе бик рәхәт. Исән-сау гына була күрсен», – ди Гөлназ, каенанасын хөрмәт итеп. Алар гаиләсендә алты бала. Олысы 16 яшендә булса, кечесе яшь ярымлык.

Алия Баһаутдинова каенанасы Фәния апа белән 13 елдан бирле матур гомер итә. Бер кыз үстерәләр. «Каенанам минем искиткеч сабыр кеше, мин гел юлда. Юл кешесемен. Кызымны каенанам тәрбияли. Мин аңа бик рәхмәтле һәм бик яратам», – ди ул.

Гүзәл Шәкурова каенанасы белән 10 елдан бирле бергә тора. «Минем аңа рәхмәтем чиксез. Ул бик сабыр, олы йөрәкле. Эштән кайтканда ишек ачык, аш-чәй әзер», – ди ул каенанасын ихтирам белән, үз итеп. Гаиләдә өч ир бала үсеп килә.

Гөлүсә Кәбирова каенанасы Мәдинә апа белән 12 ел бергә матур гомер итә. Бер егет үстерәләр. Мәдинә апа үзенең каенанасы Бибисара апа белән 25 ел тату гомер кичергән. Тормыш иптәше Дамир абый вафат булгач та, иңне-иңгә куеп, тормыш йөген бергә тартканнар, балалар үстергәннәр. Бүген үзе дә матур дәү әни, акыллы каенана ролен үти.

Килен-каенана татулыгы өйне җылыта, йортка нур өсти, балаларны ихтирам, хөрмәткә өйрәтә, буыннар чылбырын ныгыта. Кайчан гына барып керсәң дә, кайнар аш, якты чырай, мөлаем йөз, мөгаен, нәкъ менә килен белән каенана тату яшәгән йортта буладыр, минемчә. Авылыбыз ның бу күркәм гаиләләре өчен чын күңелемнән сөенәм һәм горурланам. Чөнки үзем дә 20 ел каенанам Әминә белән яшәдем. Ул искиткеч акыллы, сабыр, тыйнак кеше иде. Андый каенаналарны алтын хәрефләр белән язар идем мин. Бу якты дөньядан киткәненә алты ел булса да, искә алмаган көнем юк. Балаларымны карап үстерде, мине үз кызы кебек яратты. Гел «кызым» диде. Аның акыллы сүзләрен, биргән киңәшләрен әле дә тормышта үрнәк итеп куям.

Бәйрәмдә катнашучы кызлар, килен булып төшү тарихын, каенаналары турында бик җылы итеп сөйләде, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашты, яшьләргә киңәшләрен бирде. Аларның өстәл артында нинди дизайнер икәнен дә белдек, берүк вакытта акча санап, шул ук вакытта сорауларга җавап биреп, гаиләдә кем хисапчы икәнен дә күрдек. Тормышларында матур мизгелләрне искә алып, кызыклы вакыйгаларны да сөйләп үттеләр. Кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачтык, җырладык, биедек,(ред.) уйнадык та, уйландык та. Алар каенаналары белән дөнья йөген бергә тарта, балаларны бергәләп тәрбияли, икесе дә бер үк кешене ярата. Бер сүз белән әйткәндә – бердәм эшлиләр, бердәм яшиләр. Ә Фәнзия Гарифуллина исә, барлык киленнәр исеменнән, аналар хөрмәтенә үзенең җырын бүләк итте.

Хатын-кыз – гаилә учагын сак лаучы, нәселне дәвам итүче ул. Ә бу кичәгә чакырылган кунаклар исә, барысы да төп йортка килен булып төшеп, каенанага ярап, ир көйләп, балалар тәрбияләп, гаиләнең генә түгел, нәселнең дә дәвамын, учагын сүндермичә саклаучылар. Белүебезчә, аларга тагын да югарырак миссия йөкләтелгән – алар «Төп йорт килене». Шуның белән дә алар башка киленнәргә караганда өстенрәк!

Җир йөзендә булган Аналарның барысын да бәйрәм белән котлыйбыз. Киленнәр дә, каенаналар да, җир шарының барлык милләт вәкилләре дә дус, тату яшәсеннәр. Бары тик кунакка гына килгән фани дөньябызның кадерен белеп, һәрбер нәрсәдә матурлык табарга тырышып, үзебездән соң килгән буынга үрнәк булып каласы иде.

Рәзинә Сәйфетдинова,
Мулла Иле мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X